Чисталык сакламаган чүпрәлеләрне 3000 сум штраф көтә

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Әйе, районның административ комиссиясе утырышында сүз һаман шул бер үк, рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп- чар ташлау ярамаганлыгы турында барды.

Яшәгән җиребез чиста, матур булсын өчен, беренче чиратта үзебезгә һәр яктан үрнәк булу мөһим. Әйләнә тирәбездәге чүп- чарны чистартып кына да чиста яшәп булмый. Аның өчен пычратмаска кирәк. Күрәсез, әлеге хакыйкатьне күп кешеләр аңлап та җиткерми.   Әйе, административ комиссия шаяртырга яратмый. Монда закон бозучылар белән күзгә- күз карашып катгый сөйләшәләр.Районыбызның чиста һәм төзек булуын телмәгән кеше юктыр. Әмма аның өчен күпмедер көч куярга, үзеңнең культуралы булуыңны күрсәтергә һәм район территориясен пычранудан саклау өчен элементар кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Кыскасы шул, рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп- чар ташламаска, юынтык суларны урамга түкмәскә һ. б. Иң мөһиме, үз территорияңдә чисталык һәм тәртип сакларга кирәк. Күз алдына китерегез, төзекләндерү кагыйдәләрен барыбыз да үтәсә, әйлән- тирә мохитыбыз ничек яхшырыр иде? Кызганычка каршы, моңа җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирмибез шул. Санитар чисталыкны тәэмин итү буенча районның административ комиссиясе членнары тарафыннан рейдлар бик еш үткәрелеп тора. Кагыйдә бозучыларга бөркетмәләр тутырыла, штрафлар түләнә. Шушы көннәрдә үткәрелгән утырышта да административ хокук бозучы Чуваш Чүпрәлесе авылы гражданнарына 3 һәм 3,5 мең сум штраф бирделәр. Алар елга- ерынты буйларына үз хуҗалыкларыннан чүп- чар илтеп ташлаганнар. Әле монысы максималь түгел. Анысын да вакытында түләмәсәң, эшнең тагын да катлаулануы ихтимал. Шулай җәмәгать, кыш көнне “гөнаһыбызны” кар күмәр әле дип җиңел уйлыйбыз. Чынлыкта исә начар гадәтебез җәй көнне дә безне ташламый икән.

Тирә- юнебезне, урамнарны чиста тотыйк! Әйләнә- тирә мохитны саклап, барлык авылларның  да төзеклегенә, чисталыгына ирешсәк экологиябез дә, сулар һавабыз да чистарыр иде.

Фото интернеттан алынды.


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International