Мамадышта “Авыл яшьләре” спорт уеннары башлана

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Бүген Мамадышка республиканың төрле төбәгеннән яшьләр җыела башлый. Иртәгә, 1 июльдә, биредә “Авыл яшьләре” IX Җәйге спорт уеннары башлана. Бөек  Җиңүнең – 70, ТАССРның – 95 һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган уеннар берничә мәйданчыкта уза.
 
“Авыл яшьләре” IX Җәйге авыл спорт уеннарының Мамадышта узуына гаҗәпләнергә кирәкми. Монда заманча таләпләргә җавап бирерлек спорт базасы төзелгән, районда спорт-сәламәтләндерү комплексы, боз сарае, көрәш мәктәбе һәм башка спорт объектлары бар.
 
"Авыл яшьләре" уеннарының программасы бик бай – биредә хәтта механизатор белән савымчылар өчен дә тракторда йөрү һәм сыер саву аппараты белән эш итү осталыгыннан тыш спорт ярышлары уйлап тапканнар.
 
Башкалар өчен дә спорт ярышлары күп төрле – волейбол, мини футбол, кул көрәше, өстәл теннисы, гаиләләр ярышы, туристик күп төр ярыш, шашка, шахмат, бадминтон, аркан тартыш, билбаулы көрәш һәм, әлбәттә, татарча көрәш. Көрәшчеләр 70, 80, 90, 100 килограмм һәм авыр үлчәүдә бил алышачак.
 
"Авыл яшьләре" уеннары уздырылган көннәрдә Мамадышның Яр буенда татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясаячак – өч көн рәттән шәһәр халкы һәм аның кунакларын Вероника Кузнецова, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев биетәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International