Татарстанда батып үлүчеләр саны арта

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Агымдагы елда Татарстанда суда батып үлүчеләр саны 62 гә җиткән. Әлеге гадәттән тыш хәлләрнең 45 е исә июнь аенда (!) теркәлгән. Бу - республика сулыкларында көн саен 3-4 кеше һәлак була дигән сүз.

Бу турыда журналистларга 2015 елның су керү сезонына багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко хәбәр итте.

Исерек килеш суга кермә

- Агымдагы елда Татарстан сулыкларында барлыгы 62 кеше һәлак булды. Аларның 4 се – балалар. Узган елның шушы ук чорында исә республикада 49 кешенең һәлак булганлыгы билгеле. Батып үлүчеләр санының артуын исә без, беренче чиратта, һава торышындагы үзгәрешләр белән аңлатабыз. Хәтерләсәгез, узган ел аномаль кызу һава торышы ике-өч атнага соңрак башланган иде, - дип сөйләде җитәкче.

Бактың исә, батып үлүчеләрнең 35 е су коену тыелган урыннарда йөзгән һәм исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә булган. Бу - барлык һәлак булучыларның 55 проценты дигән сүз.

Агымдагы елда бер үк сулыкта берьюлы ике ир-атның һәлак булу очрагы да теркәлгән. 29 июнь көнне Гадәттән тыш хәл министрлыгы коткаручылары судан 1974  елгы ирнең гәүдәсен чыгарган. Тагын 10 минуттан исә шул ук урында 1958 елгы ир батып үлгән. Аларның икесе дә исерткеч эчемлек кулланган хәлдә булган.

- Дүрт баланың һәлак булуында исә, беренче чиратта, ата-аналар гаепле. Өстәвенә, аларның барысы да – йөзә белмәүче нәниләр, - дип ассызыклады Олег Степущенко.  

Районнарга килгәндә, агымдагы елда батып үлүчеләр саны Әлмәт, Яшел Үзән, Нурлат, Минзәлә, Лаеш, Лениногорск, Тукай, Сарман һәм Чаллыда аеруча арткан. Гомумән алганда, Татарстан сулыкларында көн саен 3-4 кеше һәлак була, ди.

- Кайсыбер районнарда махсус коткару урыннары гомумән дә эшләнмәгән. Минзәлә, Әгерҗе, Менделевск һәм Актаныш – әнә шундыйлардан. Әлеге районнарда батып үлүчеләрнең булуы район җитәкчеләрен уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш, - дип белдерде җитәкче.

Ә менә Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында исә бу эш тиешенчә башкарылган һәм аларны башка районнар өчен үрнәк итеп куярга мөмкин икән. Гомумән алганда, агымдагы елда коткаручылар барлыгы 52 кешенең гомерен саклап калган. Узган ел исә алар шушы вакыт эчендә 33 кешегә ярдәм иткән булганнар.

Штрафлар куркытмыймы?

- Татарстанда сулыкларны контрольдә тоту һәм тәртип урнаштыру максатыннан халыкны административ җаваплылыкка тарту системасы эшли. Иң төп кагыйдә ˜– тыелган урыннарда коенырга ярамый. Су керү өчен билгеләнгән махсус урыннардан читкә чыгу – шулай ук ярамый торган хәл. Катер, көймә һәм причаллардан суга сикергән, тыелган урыннарда туп белән уйнаган, суда кешеләрне куркыткан өчен дә кеше җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Суммаларга килгәндә исә, штраф күләме шәхси затлар өчен – 1-1,5 мең сум, рәсми затларга – 4-5 мең сум дип каралаган. Юридик затларга исә гомумән дә 40-50 мең сум  акча түләргә туры киләчәк, - дип аңлатты министр урынбасары.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк: сулардагы гадәттән тыш хәлләрнең күбесе нәкъ менә коену тыелган урыннарда теркәлә. Беренче чиратта, бу - республикага пляжлар җитмәү белән бәйле. Татарстанның 32 районында (!) пляжларның гомумән дә булмавын исәпкә алсак, халыкта рәсми пляжларга гына түгел, ә “законсыз” пляжларга да ихтыяҗ зур булуы аңлашыла.

- Әлбәттә, бу – шактый актуаль мәсьәлә. Аны хәл итү өчен муниципаль берәмлекләр белән тыгыз элемтәдә эшләү сорала. Бары тик шул чакта гына пляжлар санын арттырып булачак, - дип ассызыклады Олег Степущенко.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International