Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Президент праймеризына соңгы нәтиҗә ясалды
2015 елның 30 июне, сишәмбе
30 июнь көнне Татарстан Президенты вазифасына праймериз уздыру буенча махсус инициатив төркем вәкилләре үзләренең соңгы утырышына җыелды. Биредә алар шушы көннәрдә уздырылган праймериз нәтиҗәләрен раслады.
Билгеле булганча, Татарстан Президенты вазифасына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз 27 июнь көнне үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Сайлауда катнашкан 1588 сайлап алучының 1513е нәкъ менә аның өчен тавыш бирде. Бу барлык катнашучыларның якынча 95 проценты дигән сүз. Башка кандидатлар: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов – 874, Олег Морозов – 789, ә Сергей Батин – 705 тавыш җыйдылар (шунысын әйтергә кирәк, бер сайлап алучыга берьюлы өч кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган иде). Тавышлар саны буенча Сергей Батин Президентлыкка кандидат булудан туктады.
Праймериз югары дәрәҗәдә узды
Бүген исә праймериз уздыру буенча махсус инициатив төркем вәкилләре үзләренең соңгы утырышларына җыелды.
- Праймериз шактый оешкан төстә узды. Чакырылган затларның 98 проценты сайлауда катнашып, Президентлыкка кандидат буенча үз фикерен җиткерде. Бүген исә без праймериз нәтиҗәләрен раслап, әлеге документны “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси советына тапшырабыз, - дип ассызыклады Татарстан Президенты вазифасына праймериз уздыру буенча инициатив төркем рәисе Илгиз Хәйруллин.
Ул инициатив төркем вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә праймериз нәтиҗәләре турындагы протоколны исә Илгиз әфәнде кулыннан “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев кабул итеп алды.
- Мин әлеге праймеризны ничек уздырып җибәрербез дип борчылган идем, чөнки моңа кадәр республикада андый тәҗрибәнең кулланылганы булмады. Хәзер исә зур ышаныч белән әйтә алам: сез бу эшне тиешенчә, югары дәрәҗәдә башкарып чыктыгыз, - дип инициатив төркем вәкиллрәенә мөрәҗәгать итте Андрей Кондратьев.
Инициатив төркем үз эшен дәвам итә
Хәзер исә “Бердәм Россия” вәкилләре алдында өч кандидаттан торган йомгаклау документын раслау бурычы тора. “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Президенты вазифасына дәгъва итәчәк затның исеме 4 июль көнне үткәреләчәк партия конференциясендә билгеле булачак.
Бүгенге чара ахырында инициатив төркем вәкилләре үз эшләрен туктатмаска, ә алга таба да дәвам иттерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Татарстан Президенты сайлауларының республика өчен ни дәрәҗәдә зур вакыйга булуын истә тотып, алар сайлау кампаниясендә актив катнашу фикере белән чыкты. Әлеге эшчәнлек, беренче чиратта, “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатны хуплау, аңа ярдәм итү белән бәйле булачак.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: быел праймериз иҗтимагый оешмалар тарафыннан беренче мәртәбә уздырылды. Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә андый тәҗрибәнең булганы юк иде әле. Әлеге чарада меңләгән кеше катнашты. Аларның 1,5 меңе Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган сайлап алучылар иде.
Рәмзия ЗАКИРОВА.
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз