Шланга егете командир рәхмәте белән бүләкләнгән

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Чүпрәле егетләренең Ватан алдындагы хезмәтләрен намус белән башкарулары хакында әледән-әле шатлыклы хәбәрләр ирешеп тора. Шушы көннәрдә шундый хәбәрләрнең берсе Шланга авылында яшәүче Фирдәүсә һәм Рамиль Айметовларга килеп төшә.

Уллары Румиль  хезмәт иткән хәрби часть  командиры үзенең Рәхмәт Хатында яхшы яктан күрсәткәнлеге, барлык хәрби заданияләрне намус белән үтәве хакында әйтелгән. Сугышчан әзерлеге буенча Румиль әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән, физик яктан әйбәт әзерлекле, частьтә командирларга хөрмәт, иптәшләренә дустанә мөгаләмәдә карый, диелгән хатта. Ватанны саклауга шундый тугрылыклы ул үстергәннәре өчен Фирдәүсә һәм Рамиль Аймәтовларга командир олы рәхмәтләрен белдергән.

P.S. Язма газетага басылыр алдыннан Румильнең туган йортына кайтуы турында хәбәр  иттеләр.  Әти-әнисе өчен бу көннәр икеләтә шатлык белән истә калачак. 


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International