Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы–заманага яраклы белгечләр әзерли
2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә бүген укырга кая барырга, кем булырга дигән катлаулы сораулар борчый. Аптырап ике юл чатында торучыларга, шәһәрләргә барып зур суммада акча түкмичә генә үзебездә дә бүген менә дигән һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге барлыгын җиткерәбез. Район тармакара технологияләр техникумы директоры Рамиль Әхмәтов белән әңгәмәбез дә шул хакта.
–Рамиль Рафикович, биш дистәгә якын тарихы булган райондагы һөнәри белем бирү уку йортының тормышында быел нинди яңалыклар бар, шулар хакында сөйләп үтсәгез иде?
–Техникум тормышында үзгәрешләр һәм яңалыклар бик күп. Бүгенге көндә техникумда барлыгы 280 укучы белем ала. Аларның күпчелеген 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлап килгән укучылар тәшкил итә. Һөнәри белем буенча: тракторчылар, пешекчеләр, автомеханиклар, умартачылар, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручылар, әзерлибез, 53 укучыбызга яз башында дипломнар тапшырган идек, шушы көннәрдә тагын 100ләп укучыбыз диплом алачак. Алар арасында электрон исәпләү технологиясе буенча мастерлар, ягъни ЭВМ операторлары, сатучылар да бар. Агымдагы 2015-2016 уку елына 200гә якын укучы кабул итәчәкбез.
Укыту процессындагы яңалыкларыбызның берсе–үткән елдан башлап укучыларыбызга техникум программасы буенча белем бирә башладык. Әлеге юнәлештә егетләр техникум дипломы нигезендә автотранспорт төзекләндерү буенча техник-механик, ә кызлар җәмәгать туклануы буенча технолог белгечлеге алып чыгалар. Башка укучылар да техникум дипломы алып чыга, әмма анда һөнәри белем алу юнәлеше күрсәтелә.
Техникум программасы буенча укуның өстенлеге булып укучыларыбыз югары уку йортларына көндезге яки читтән торып уку бүлегенә керү мөмкинлеге тора. Әлеге уңайдан бүгенге көндә дүрт югары уку йорты белән: Казан авыл хуҗалыгы академиясе, Казан идарә һәм хокук икътисады институты, Ульяновск авыл хуҗалыгы институты һәм шушы көннәрдә генә Ульяновск дәүләт техник университеты белән килешүләр төзедек. Техникумны тәмамлаган укучыларыбыз шушы уку йортларына БДИ нәтиҗәләреннән башка, әңгәмә, яисә эчке имтиханнар нигезендә кабул ителәчәкләр. Моннан тыш, мөгаллимнәребез дә белемнәрен шушы уку йортларында күтәрә ала. Уку елы барышында ВУЗ мөгаллимнәре килеп лекцияләр укыячаклар, дистанцион-он-лайн дәресләр уздырулар планлаштырыла. Быел дүрт укучыбыз шушы югары уку йортларына укырга керәчәк.
Һөнәри белем бирү буенча эшчәнлекне мәктәпләр белән дә башлап җибәрдек. Ел дәвамында район мәктәпләреннән 7-9 сыйныф укучылары техникумга килеп, укыту методикасы белән таныштылар, тәҗрибәләр уздылар: егетләр машина ремонтлап карадылар, газ һәм электр белән эретүче ролендә булдылар, кызлар исә пешекче һөнәрен үзләштереп, салатлар, ризыклар ясап карадылар.
–Республикада күп кенә программалар эшли.Ягъни төрле бәйгеләрдә грантлар оту һәм материал-техник базаны ныгыту мөмкинлеге бар. Сез ул программаларда катнашасызмы?
–Ике конкурста катнашып, берсендә 2 миллион сумлык, икенчесендә 1 миллион сумлык грантлар оттык. Укытучылар да төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнашалар. Быел “Яңа мастер” дигән бәйгедә катнашкан, дүрт мастерыбыз: Александр Храмов, Фәрит Яруллин, Марат Шәрәпов һәм Рузәл Әхмәтов ел дәвамында өстәмә хезмәт хакы алып баралар. Шулай ук, Арифҗан Бакиров –“Иң әйбәт мөгаллим”, һәм Сиринә Мөшәрәпова республикада “Һөнәри белем бирү буенча иң әйбәт мастер” исемнәренә лаек булды.
–Яшьләрнең уку еллары, яллары, туклануы, гомумән, техникумдагы тормышы истә калырлык итеп оештырылганмы?
–Укучылар 300-500 сумга кадәр стипендия алып укыйлар, әмма бу чик түгел. Укуда иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкәннәргә 1000 сум күләмендәге, югары стипендия билгеләнә. Моннан тыш, максатлы (целевой) юлллама белән килүчеләр өчен эш бирүчеләр дә түли. Агымдагы уку елында “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы максатлы юллама нигезендә 5 укучыны безгә укырга җибәрде һәм аларны стипендия белән тәэмин итеп барды.
Быелдан башлап өч яклы килешү нигезендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 6000 сум күләмендәге стипендия белән максатлы юлламалар аша укучыларны кабул итүгә карар чыгарды. Ягъни 3000 сум стипендия министрлык тарафыннан, ә калганы эш бирүче тарафыннан түләнәчәк.
Техникумда белем алучылар өчен туклану өч мәртәбә оештырылган, читтән килеп укучылар өчен тулай торак бар. Спорт белән шөгыльләнер өчен үткән ел район җитәкчелеге ярдәмендә бөтен уңайлыклары булган спорт мәйданчыгы төзелде. Атнага ике мәртәбә укучылар “Акчарлак” йөзү бассейнына йөриләр, көрәш, волейбол, бадминтон, теннис секцияләре эшли. Бер сүз белән әйткәндә, тырышып укучыларга–һәркайда яшел ут. Техникумда КВН командасы эшләп килә, халык иҗаты һәм театр яратучыларга да үзләрен сынап карарга мөмкинлек тудырылган.
Юллар чатында торган чыгарылыш сыйныф укучыларына: “Һөнәрне кеше түгел, һөнәр кешене сайлый” диясем килә. Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы–замана таләпләренә җавап бирерлек, бар яктан әзерлекле, югары технологияләр белән эш итәрдәй, электрон системаны идарә итүче белгечләр әзерли. Безгә укырга килегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз