"Алтын каләм" фестивале ачыла

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Бүген, 23 июнь көнне,  “Идел” яшьләр үзәгендә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен оештырылучы республикакүләм “Алтын каләм”  фестиваленең XX сезоны ачыла. Быелгы фестиваль 23-29 июнь көннәрендә уздырыла.

“Алтын каләм” фестивале быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, ватанпәрвәр тәрбия, әдәбият һәм фестиваль тарихы белән бәйле темаларга багышланыла.

20 еллык тарихы булган фестиваль 40 меңнән артык мәктәп укучысын берләштерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International