Балаларның имгәнүендә ата-аналарның гаебе зур. Еш кына аяныч нәтиҗәләргә сабыйларның караучысыз калуы китерә. Мәсәлән, бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә 30 сантиметр биеклектән егылып төшеп, баш мие җәрәхәтен алган өч сабый дәвалана икән. Еш кына әтиләр балаларын өскә кулларыннан тартып күтәрә. Бу исә терсәк һәм иңбашы буынын җәрәхәтләндерә. Әлеге хәл киләчәктә патологик авыруларга китерергә мөмкин.
Велосипедтан егылып төшү аркасында исә хастаханәдә бик авыр хәлдә ике бала ята. Аларның бавыр, талаклары зыян күргән. Бу төр транспортта имгәнүләр балага хәрәкәт итү чарасының дөрес итеп, яшенә яраклаштырып сайланмавы белән бәйле.
Белгәнегезчә, балалар травматизмы очраклары җәй айларында аеруча күп була. Мәсәлән, март ае белән чагыштырганда, июньдә сабыйларның җәрәхәтләр алуы 38 процентка арткан.
Гомумән алганда, Татарстанда балалар травматизмы 2012 ел белән чагыштырганда, 18 процентка үскән. 2012 елда балалар клиник хастаханәсендә 1 398 бала дәваланса, быел әлеге күрсәткеч – 1 656. Бүгенгә мәгълүмат мондый: баш мие, баш сөяге җәрәхәтләре белән шушы медицина учреждениесендә 18 бала ята.
“Саф һавага алып чыкканда, этләрне хуҗалары беркайчан да бәйдән ычкындырмый. Ә балаларны үзебездән еракка җибәрәбез. Ата-аналар шуны истә тотсын иде: сабыйны үзеңнән 1 метрдан артыкка җибәрергә ярамый. Аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен һәрвакыт карап торырга кирәк. Моннан тыш, ашаганда, телевизорны сүндерү мөһим”, – дип киңәшләрен бирде баш табиб.
Көннәрнең чамадан тыш кызу булуы да балаларга тәэсир итми калмый. Белгеч фикеренчә, мондый вакытта сабыйлар даими су эчәргә тиеш. Баланы кат-кат киендерергә дә ярамый. Күкрәк сабые булса да, аны эчке киемнән генә калдырырга кирәк. Әгәр балага кызу сукса, аның пульсын тикшерү мөһим (бу очракта йөрәк тизрәк тибә башлый). Шулай ук баланы күләгәле җиргә алып барып яткырырга кирәк.
Сакларга һәм сакланырга...
Балалар күпләп җыела торган җирләрдә, аеруча лагерьларда, куркынычсызлык системасы югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Шулай ук махсус медицина бригадалары анда барып, балаларның сәламәтлеген тикшереп кайта икән.
Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, баланы хастаханәдә дәвалау дәүләткә 200 мең – 1 миллион сумга төшә. 2011-2012 еллардагы модернизациядән соң, Республика балалар клиник хастаханәсе халыкара стандартларга туры китерелде. Шул сәбәпле, мондагы медицина хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсе Россиянең башка клиникалары белән чагыштырганда, бер башка югары.
Беркем дә һәлакәттән хали түгел. Бала белән нәрсә буласын алдан белеп булмый, әлбәттә. Ләкин сакланырга кирәк. Берәр нәрсә була калса, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, беренче ярдәм күрсәтә белү дә кирәк. Мондый очракларда, беренче чиратта, зыян күрүченең сулышын нормальләштерергә, баланың авыртуын басарга кирәк.