–Татарстан кебек авыл җирлегенә юнәлдерелгән социаль программаларны гамәлгә ашыручы төбәк, Россия күләмендә тагын юк. Республикада бүгенге көнгә 30лап программа эшли. Алар нигезендә юллар салабыз, ФАПлар, күпфункцияле үзәкләр, ветеринария участокларының модульле биналарын төзибез. Мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары яңартыла. Һәм, әйтергә кирәк, сезнең кебек хуҗаларга мондый өй ачкычлары тапшыру вакыйгасы да соңгысы булмас. Күпбалалы гаиләләр, ятим балаларны торак йортлы итү программасына да кердек. Якын киләчәктә алар да бәхет-шатлык иясе булырлар, дип планлаштырабыз,-диде ул.
Кунаклар да сүзгә кушылып, шәһәр белән авыл арасындагы аерманың юкка чыгуын ассызыкладылар. Һәм, бу уңайдан игътибарны бу як авыллары кешеләренең бердәмлегенә дә юнәлттеләр.
–Урамнарның төзеклеген шуның кадәр саклыйлар ки, язлыгын ерынты ясамас өчен машинаны авыл башында калдырырга туры килә,-диләр.