Көн кызу булачак: 37 градуска кадәр җылыта

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак.

Синоптиклар Татарстанда аномаль кызу көннәр хакимлек итүе турында кисәтә. Узган төндә һава температурасы 18-23 градустан түбән төшмәсә, көндез – 32-37 градус җылы булачак.

Казанда шулай ук яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 33-35 градус җылы.

23 июньгә каршы төндә яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар кабатланырга мөмкин. Һава температурасы 18-23 градус җылы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International