Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Җәйге чорда Чүпрәледә 1200гә якын бала төрле ял итү чараларына җәлеп ителәчәк
2015 елның 19 июне, җомга
Җәйге чорда Чүпрәле районында төрле ял итү чараларына 1200гә якын баланы җәлеп итү каралган. Әлеге уңайдан май аенда ук район Башкарма комитетында балаларның җәйге ялын оештыру буенча район комиссиясе утырышы булган иде. Инде мәктәпләрдә көндезге лагерьлар эшли башлавына да ике атналап вакыт узып бара. Өч мәктәптә палаталы лагерьлар эшли.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыруга зур әһәмият бирә. Республикадагы 30 уникаль Президент программаларның берсе нәкъ шушы юнәлештә алып барыла. Илдә кризис булуга да карамастан, программаларның финанслануы да дәвам итә.
–Июнь ае башыннан төрле республика бәйгеләрендә, мәдәни фестивальләрдә призлы урын яулаган, үзләрен күрсәтә алган өч укучыны “Костер” лагерена юллаган идек. Үткән көннәрдә исә, ике укучы Анапага ял итәргә китте. Шулай ук, ун укучы Апас районындагы хәрби-патриотик лагерьда сәламәтлеген ныгыта. Июль аенда исә бер укучыбыз Крымда ял итәчәк,-ди район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәрисова.
Саф һавалы урман аланында урнашкан “Акчарлак” лагеры да шушы көннәрдә укучы балалар өчен ишекләрен ачты. Быел анда 120 ләп бала ике сменада ял итәчәк.
Дөрес, лагерь биналары инде 1965 елларда ук төзелгән һәм дә яңартуны сорый. Әлеге уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов чираттагы киңәшмәләрнең берсендә быелдан башлап анда төзекләндерүләр алып барылачагы турында әйтте.
–Көндәлек ашау рационында итле аш, боткалар, яшелчә-җимеш күбрәк урынны алып тора. Балалар көненә биш мәртәбә туклана. Ясалма бассейнда рәхәтләнеп су коена, район үзәгендәге “Акчарлак” йөзү бассейнына да баралар. Район китапханәсеннән, ветераннар советыннан, район сәнгать мәктәбеннән кунаклар килә. Балалар белән беренче сменада–Болгарга, икенчесендә Свияжск музей-комплексларына сәяхәткә бару каралган,-ди лагерь начальнигы Виктор Натюнов.
Чыннан да лагерьның кызыклы тормыш белән кайнавы күз алдында. Биредә ял итүчеләр арасында 7-8 яшьлекләрдән алып, 8 сыйныф укучысына кадәр бар. “Кечерәкләр өйгә кайтасым килә” дип аптыратмыйлармы дигән соравыма каршы: “Һич юк. Һәркайсы нәрсә белән булса да мәшгуль биредә”,-диләр вожатыйлар. Чаралар арасында “Әти-әниләр көне”нә дә урын да бирелгән.
Станислав Кадушкин:
–Мин лагерьда икенче елымны ял итәм. Сәламәтлек, иҗади көннәр һәм башкасы оештырыла. Әти- әниләр килә, вожатыйлар күңелсезләнергә бирмиләр, һәрвакыт кызыклы чаралар үткәреп торалар, миңа бик ошый.
Социаль яклау идарәсе юнәлеше буенча да, балалар өчен яллар Апас районында урнашкан “Свияга” лагерында каралган. Анда 50ләп бала сәламәтлеген ныгытачак.
–Әлеге лагерьга барырга теләүчеләр социаль яклау идарәсендәге 7нче кабинетка, я булмаса 2-20-84 телефон номеры белән мөрәҗәгать итсеннәр,-ди социаль педагог Лилия Фәхретдинова.
P.S. “Акчарлак“ лагерына юлламалар алу өчен исә район мәгариф бүлегенә: 2-23-36 телефон номеры белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз