Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Җыр-моңны юлдаш итеп
2015 елның 19 июне, җомга
Зур Чынлы авылында гомеренең шактый өлешен, төгәлрәк әйтсәк, 23 елын, мәдәнияткә багышлаган клуб мөдире Гелфруз Баһаутдинова яши. Агымдагы ел аның өчен юбилейлы– гомеренең 56 нчы елына аяк басты ул.
Урта белем алып, күрше Ульяновск шәһәрендә беркүпме эшләгәннән соң, туган авылының табигатеннән башка яши алмавын аңлап, кире кайта ул.
Колхозда хезмәт куя, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы вазифасын да башкара, ә күңеле һәрчак мәдәнияткә, сәнгатькә тартыла кызның. Совет елларында партия мәктәбен тәмамлый. Төрле елларда халык исәбен алу кебек, һәм башка күп кенә иҗтимагый эшләрдә дә алдынгы, актив хатын-кыз була.
Җаны теләгән шөгыле белән исә 1993 елдан шөгыльләнә башлый. Шушы елда аны Зур Чынлы авылы мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Әйтергә кирәк, Зур Чынлы авылы мәдәният йортының шушы еллар дәвамында халык арасында тәрбияче ролен саклап кала алуы – Гелфрузның талантлы, инициативалы һәм энергияле җитәкче булуына да бәйле.
– Һәрчак үзешчән сәнгатьтә катнаштык. Республикада, районда булсынмы, тирә-күрше өлкәләрдәме –барысында да катнашырга, үз өлешебезне кертергә тырыштык. Бүген мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рәйхан” фольклор ансамблен дә мин оештырган идем. Үткән ел–“Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең II зональ турында Диплом белән, “Безнең йортыбыз–Татарстан” фестивалендә, ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде. Язмышымның әлеге тармакка алып килүенә һич үкенмим. Кешеләр белән эшләү, иҗат дөньясында яшәү ошый,-ди Гелфруз Баһаутдинова.
Гелфруз Равил кызының тормышы да “Алга, югары үрләргә!” шигаре астында үтә. Сәнгатькә, мәдәниятка гашыйк шәхес буларак, үзе дә республикакүләм үткәрелгән бәйгеләрдә көчен сыный. “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашынча” бәйгесенең “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә дә катнашкан ул.
Озак еллар дәвамындагы, нәтиҗәле хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да югары бәяләнә. Мәдәният министрлыгыннан тапшырылган Мактау Грамоталары әллә ничәү аның, бүләкләр арасында–“Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе аерым урын алып тора.
Бүгенге көндә тынгысыз күңелле Гелфруз ханым яңа уйлар, идеяләр белән яши.
Ә язмыш дигәнең аны бер дә иркәләми. Апасы вафат булганнан соң, аның балаларын тәрбияләргә дә алына ул. Бүгенге көндә дә төп йортның учагын саклап яши. Әнисе Рауза апаның да төп таянычы Гелфрүз.
–Әле дә ярый тормыш иптәшем Рәмис белән аңлашып яшибез, тигез, тату сукмактан атлый беләбез,-ди ул.
Тормыш юлларын үткәндә монысы да бик мөһим шул. Балалары да уңышлары белән сөендереп торалар Баһаутдиновларны.
Бүген авыл җирендә ял итү урыны булып– мәдәният йорты тора. Зурчынлылыларга бу өлкәдә бәхет елмайган: аларның ремонт ясалган мәдәният йортлары һәм кечкенә генә булса да үзләренең фольклор коллективы, иң мөһиме шушы өлкәдә җанын биреп эшләүче Гелфруз ханым кебек шәхесләре бар.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз