1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәя арта

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты  салкын һәм кайнар суга, су бүлүгә, җылылык белән тәэмин итүгә, газга яңа тарифларны раслады. 

Яңа бәяләр киләсе елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак. 1 июльдән җылылыкның бер гигакалориясе 8,8 процентка, кайнар су 11, салкын су 2 процентка, электр энергиясенең 1 кВт/сәгате 7 процентка арта. Газга бәя тарифлар буенча федераль хезмәт приказы чыкканннан соң гына билгеләнәчәк.  Торак хезмәтләренә тарифлар җирле власть тарафыннан билгеләнә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International