Татарстанда 57 укучы рус теле буенча БДИны 100 баллга тапшырган

2015 елның 12 июне, җомга
Кичә кич рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда әлеге фән буенча уртача күрсәткеч 3 баллга артып, 69 баллны тәшкил итте (2014 елда – 65,8), дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга 57 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2014 елда – 69). Азга гына булса да чик бусагасын уза алмаучылар саны да кимегән: 34 укучы “икеле” алган. Бу – 0,19 процент (2014 елда – 0,2).

Искәртеп узыйк: рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын Татарстанның 18 мең 156 укучысы тапшырды. Бүген тагын бер мәҗбүри имтихан – математика буенча база дәрәҗәдәге БДИ нәтиҗәләре билгеле булыр дип көтелә. 14 июнь көнне исә, шул ук фәннең профиль дәрәҗәдәге имтиханы йомгаклары белән танышырга мөмкин булачак.

11 июньдә 5 мең 384 укучы физика буенча һәм 1 мең 620 укучы чит ил теле (язмача өлеш) буенча БДИ тапшыра.

ИА «Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International