Бүген яңгыр һәм боз яву ихтималы бар

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 9 июньдә, республика буенча алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
 
Бүген көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз яву ихтималы бар. Яшен булачак.
 
Татарстанда һава температурасы көндез 17-22 градус җылы булыр, дип фаразланыла.

Казанда исә 19-22 градус җылы.

10 июньгә каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән бераз яңгыр явачак. Яшен булу ихтималы да бар. Һава температурасы 7-12 градус җылы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International