Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Укытучы булып туган ул
2015 елның 5 июне, җомга
Укытучы дигән олуг исемгә лаек булу җиңел түгел. Моның өчен күп укырга, педагогик осталыгыңны даими рәвештә камилләштерергә кирәк. Әлбәттә, балаларны ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булу шарт. Иске Кәкерле урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Фирүзә Фатыйх кызы Салихова – бу сыйфатларның барысына да ия.
Вакыт тиз үтә. 1965 елның чәчәкле май аенда туган мөгаллимәбез быел илленче язын каршылады. Гомерен балаларга багышлаган Фирүзә Салихова укымышлы гаиләдә, күркәм тәрбия алып үсә.
Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Алабуга педагогика институтының физика һәм математика факультетына укырга керә. Хезмәт юлын 1987 елда Иске Ишле урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Ә 1989 елдан бирле ул туган мәктәбендә, үзенең укытучылары белән бер коллективта эшли. Бүген дә ул үзенең беренче ярдәмчесе, остазларын Гөлсирә апа Исхакованы, Рәмзия Сәләхованы һәм Абдулвазыйх Фәхретдиновны олы ихтирам белән искә ала.
Фирүзә Фатыйх кызы үз фәнен яратып, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәргәнгә, аның дәресләрен балалар зур кызыксыну белән көтеп ала. Тугач ук әти-әнисе сайлаган исем дә ханымның характерына да бик килеп тора. “фирүзә“ сүзе фарсы теленнән тәрҗемәдә “нурлы“ дигәнне аңлата. Әйе, хезмәттәшем тирә-юньгә нур таратып яши. Ул искиткеч гади, үткен карашлы, туры сүзле, ачык йөзле, аралашучан, һәр баланың күңеленә ачкыч табып, үзенекедәй күреп ярата, аңлый белүче мөгаллимә. Фирүзә Фатыйх кызы мәктәбебезнең профсоюз оешмасын да җитәкли. Гадел, акыллы намуслы кешеләр белән бергә эшләвенә бик шатланып яши ул. Төшенкелеккә бирелсәк, юата да белә, кисәтә дә. Яшьләргә һәрчак заманадан артта калмаска кирәклеген искәртә, үзе дә замана белән бергә атлый.
Фирүзә ханым, гаиләсендә сөекле хатын, балаларына, килененә яраткан әни, оныгына алыштыргысыз әби дә әле. Иңгә-иң куеп авылыбызның уңган егете Иршат белән алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Аларга югары белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иттеләр. Уллары Ильнар гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яши, ә кызлары Айгөл Казан федераль университетының татар филологиясе факультетын тәмамалый, күптән түгел Төркиянең Анкара шәһәрендә стажировка үтеп кайтты. Шушы көннәрдә Горноалтайск шәһәрендә студентлар арасында үткәрелә торган Бөтенроссия олимпиадасында катнашып белемен сынап йөргән вакыты.
Укытучының уңышы, аның күпьеллык хезмәтенең җимешләре–ул укучылары. “Безгә биргән белемегез өчен рәхмәт, апа, сезне һәм дәресләрегезне бик ярата идек“,-дип илебезнең төрле почмакларыннан котлаулар ала бүген коллегабыз.
Шундый мөгаллимә белән бер колллективта эшләвебезгә без бик тә шатланабыз. Гомеренең ярты гасырлык чорында да күңелендәге ташып торган дәрт-дәрманы озак еллар озата барсын, хөрмәткә һәм шатлыкларга күмелеп яшәргә язсын иде дип телибез.
Фидания АЙЗЯТОВА, Иске Кәкерле урта мәктәбе.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз