– Бу бакчаның шаулап үсеп утырган чорлары бар иде, – дип искә ала бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Яңа Элмәле авылында гомер итүче Иван Архипов.
–Алмагачларның шундый хәлгә төшүенә йөрәгем әрни. Куаклар Ленин исемендәге колхоз гөрләгән чорда утыртылган иде. Ул вакытта Виталий Алякин җитәкчелек итте. Агроном булып, башка районнан килгән Юлия Сотникова эшләде. Бүген шушы хәлләрне үзләре күрсә, нишләрләр иде икән, белмим.
Алмагачлар 1956-57 елларда утыртылганнар. Урыны да әйбәт җирдә урнашкан, суы да якын гына. Шуңа да куаклар үсеп китәргә мөмкинлек тә булган. Барлыгы биш гектардан артык мәйданда ел саен шаулап ап-ак чәчәккә күмелгән бакча. Кайчандыр аннан тонналап алма да җыйганнар. Уби авылындагы яшелчә киптерү заводына озатканнар, сату да иткәннәр.
Бакчада барлыгы 28 төрле сорт алмагач бар. Иван Архипов әйтүенчә, иң суык булып килгән 1978 елгы кыш аенда да биредә куаклар туңмый кала. Үзе исә ул биредә лаеклы ялга чыкканчы, 2011 елга кадәр, алма бакчасын карап, саклап тора.
Бүгенге көндә исә алма бакчасын төзекләндерергә Иван Архиповның улы Павел алына. Аңа туганнары: Николай, Алексей, Александр, Петр Архиповлар, шулай ук, гомерләрен авыл тормышыннан башка күз алдына китермәгән Николай Мискинның уллары: Михаил, Петр, Андрей ярдәмгә киләләр.
–Әлбәттә, бердән барысын да эшләп чыгу мөмкин түгел. Әлегә бакчаның тирә-ягын әйләндереп алдык, корыган ботакларны кисәбез. Киләчәктә яңаларын да утыртырбыз. Утырттың да бетте түгел, җимеш агачларын да карап, тәрбияләп торасы бар, кыскасы эш җитәрлек,-ди Павел Архипов.
Павел Архипов тормыш иптәше Татьяна белән өч бала үстерәләр.