Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Үзенчәлекле балаларга мөнәсәбәт үзгәрә
2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Балалар үстерү берәүгә дә җиңел бирелми. Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә исә күпкә авыррак туры килә. Дөрес, аларның тормышларын мөмкин кадәр җиңеләйтү юнәлешендә соңгы вакытта күп кенә эшләр башкарыла. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр саны бик күп әле.
Үзенчәлекле балалар аерым игътибар сорый. Мөмкинлекләре чикләнгән бала үстерүчеләрнең торак шартларын яхшырту, дарулар белән тәэмин итү, санаторийларга путевкалар бирү, аларга тәрбия һәм белем алу мөмкинлекләре тудыру, уңайлы мохит булдыру кебек юнәлешләрдә зур көч кую таләп ителә.
Гаиләдә инвалид-бала туу – әти-әни өчен бик зур авырлык. Шуңа да инвалид-бала тәрбияләүчеләрне үз кайгысы белән күзгә-күз генә калдырырга ярамый. Беренче чиратта, мондый нәниләр ятим үсмәсен өчен зур көч куелырга тиеш. Сәламәтлек саклау министрлыгына моның өчен гаиләгә психологик ярдәм күрсәтү юнәлешен кайгыртуы зарур. Мәгариф һәм фән министрлыгы җилкәсенә үзенчәлекле балаларга тәрбия бирү мәсьәләсе ята. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гаиләгә ярдәм итүнең төрле ысулларын күрергә тиеш.
- Инвалид-балаларны җәмгыятькә интеграцияләү – безнең өчен бик мөһим мәсьәлә. Әмма моның өчен барлык ведомство һәм министрлыклар бергә эшләргә тиеш. Көчләребезне туплап эшкә тотына алсак кына уңай нәтиҗәгә ирешеп булачак, - ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, кызганычка, инвалид балалар исәбе кимеми, кайбер төр авырулар буенча хәтта җитди арту күзәтелә икән. Әйтик, нерв системасында тайпылышлар күзәтелгән балалар саны 10 ел элек 8 мең булса, 2013 елда мондый нәниләр саны 14 меңгә җиткән. Димәк, инвалид балаларның проблемаларына тагын да игътибарлы булу таләп ителә.
– Бүгенге көндә инклюзив белем бирү системасын булдыру, инвалид балаларны сәламәт яшьтәшләре белән бергә укыту мөмкинлекләре тудыру юнәлешендә эшлибез. Әмма шул ук вакытта коррекцион мәктәпләргә дә орынырга ярамый, алар да булсын дигән фикердә торабыз. Чөнки балалар – төрле. Кайберләре гади мәктәпкә йөрерлек хәлдә түел. Мәктәпләр дә, ата-аналар да моңа әзер түгел. Ә коррекцион мәктәпләрдә аларга аерым игътибар бирәләр, - дип ассызыклый Илдар Гыйльметдинов.
Инвалид балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча игътибар сорый. Аларның тормышларын яхшырту өчен бу беренче чиратта кайгыртылырга тиешле мәсьәлә. Торак шартлары начар булганда мөмкинлекләре чикләнгән нарасыйны үстерү бик кыен. Бүгенге көндә инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр фатир алуга башка категорияләр белән беррәттән чиратка бастырыла. Әмма дәүләтнең финанс мөмкинлекләре чикле булу аркасында бу чиратлар бик әкрен бара. Ана капиталын дәвалауга юнәлтү турында да бик күптәннән сөйлиләр. Әмма әлегә мондый карар кабул ителмәгән. Инвалид балаларны махсус җиһазлар белән тәэмин итүдә дә җитешсезлекләр бар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева хәбәр иткәнчә, Татарстанда 15 меңләп бала инвалид булып санала. Аларның күбесе нерв системасы, психик яктан тайпылышлар һәм үсештә артка калу кебек авырулардан интегә.
Инвалид балалар арасында:
19 проценты — 4 яшькәчә балалар
40 проценты – 5-9 яшьлекләр
30 проценты – 10-14 яшьтәгеләр
18 проценты — 15-18 яшьтәге үсмерләр
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева китергән мәгълүматлар буенча, 2006-2014 елларда инвалид бала тәрбияләүче 55 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидия алган. 2014 елда техник җиһазлар сатып алуга республикага федераль бюджеттан 514 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әмма бу сумма җитәрлек күләмдә булмаган. Аның каравы, инвалид балаларны ял йортларына юллама белән республика тулысынча тәэмин итә. Дөрес, Татарстан балалары республика шифаханәләрендә генә дәвалану мөмкинлегенә ия.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз