Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
БДИ: тагын шул математика...
2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. Бүген Татарстанның 15 меңнән артык чыгарыш укучысы математика буенча профиль дәрәҗәдәге сынауда үз белемен тикшерде. Сайлау буенча геграфия һәм рус әдәбиятын тапшыручылар исә инде үз нәтиҗәләрен белде. Татарстан укучылары бу сынауларны югары дәрәҗәдә үтә алган.
Әле берничә көн элек кенә укучылар математика буенча база дәрәҗәдәге имтиханны тапшырган иде. Анысында егет-кызлар җиңелчә генә биремнәрне үтәргә тиеш иде. Нәтиҗәләр исә биш баллы система буенча ясалачак. Аттестат алу өчен “өч”ле алу да җитә. Профиль дәрәҗәдәге биремнәр авыррак. Бу төрдәге имтиханны, нигездә техник профильле, математика имтиханы исәпкә алынган, югары уку йортларына керергә өмет итүчеләр тапшыра.
Исегезгә төшерәбез: математика имтиханын ике дәрәҗәгә бүлеп үткәрү быел гамәлгә кертелде. Юкка гына бу предметны фәннәр патшабикәсе дип атап йөрмиләр. Күпләр өчен аны үзләштерү шактый авырга туры килә. Узган елда илебез укучыларының нәтиҗәләре бик түбән булып чыкты. Башта аттестат алу өчен укучы математикадан 24 балл җыярга тиеш иде, имтихан эшләре тикшерелгәннән соң алар киметелде. Рособрнадзор моны җәмгыятьтә социаль киеренкелек булдырмау нияте белән аңлатты. Нәтиҗәдә, имтиханны уңышлы бирдең дип саналыр өчен узган елда математикадан 24 балл урынына 20 балл туплау бурычы гына куелды. Дөрес, рус теле имтиханы күрсәткечләре дә сөенечле булмады. Бу фәннән шулай ук чик балларны киметеп, 36 балл урынына 24 балл җыярга кирәк дип карар кылдылар.
Быелдан математиканы ике дәрәҗәгә бүлеп үткәрү – югары уку йортларына керергә ниятләмәүчеләрне артык интектереп тормау максатын йөртә. База дәрәҗәдәге биремнәрне үтәп, алар рәхәтләнеп аттестатлы булып чыга ала. Укучыларга ике дәрәҗәдәге имтиханны тапшыру мөмкинлеге дә бирелде. Әйтик, укучы база дәрәҗәсендәге имтиханда өчле алып, профиль дәрәҗәдә минималь баллны туплый алмаса да, аттестатсыз калмый дигән сүз.
Татарстанда бүген БДИны 86 пунктта тапшыралар, аларда on-line режимда видеокүзәтү һәм металл рамкалары эшли. Имтихан сәгать 10.00 да башланды. Профиль дәрәдәҗәге имтиханда барлыгы 21 бирем кертелгән, аларны укучылар 3 сәгать 55 минутта башкарып чыгарга тиеш. Минималь балл – 27. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән билгеле булачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта быелгы беренче имтиханнар нәтиҗәләре билгеле булды. 25 майда илебезнең чыгарылыш сыйныфлары географияне һәм рус телен тапшырган иде. Гомумән алганда, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка арткан (2014 елда – 64,73, быел – 67,33). Рус әдәбияты буенча уртача күрсәткеч 4,58 баллга яхшырган (2014 елда – 53,84, быел – 58,42). Гомумроссия күрсәткечләре белән чагыштырганда, Татарстан укучыларының нәтиҗәләре шактый югарырак.
Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча – 2 укучы максималь нәтиҗә күрсәткән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу фәннәр буенча минималь балл җыя алмаучылар саны да кимегән. Әгәр 2014 елда рус әдәбияты буенча андыйлар 20 булса (2,15 процент), быел – 6, 2014 елда географиядән 9 укучы (3,18 процент)минималь балл җыя алмаган, быел - 6 (2,42 процент) .
Бердәм дәүләт имтиханының төп этабында сынау узучылар саны:
Рус теле - 18329
Математика (база дәрәҗә) - 8624
Математика (профиль дәрәҗә) - 15663
Җәмгыять белеме - 9211
Физика - 5384
Тарих - 2368
Биология - 3352
Химия - 2546
Инглиз теле - 1550
Информатика - 1423
Рус әдәбияты - 1037
География - 292
Немец теле - 47
Француз теле - 22
Испан теле - 1
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз