Рифкать Миңнеханов балаларны йөртү кагыйдәләрен искә төшерде

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең Хөкүмәт утырышында балаларны берәр кая алып бару турында инспекторлар алдан ук белеп торырга тиеш, дип ассызыклады.

Рифкать Миңнеханов үз чыгышында килеп чыккан вәзгыятьнең җәмгыять өчен борчу тудыруын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шушы елның биш аенда гына да автобус йөртүчеләре гаебе буенча 60 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 78 кеше зыян күргән. Казан шәһәрендә, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск районнарында мондый һәлакәтләрнең саны артканнан-арта бара икән.

Биш айда пассажир транспорты катнашындагы һәлакәтләрнең саны 127гә җиткән. Аларда 5 кеше һәлак булган, моннан тыш, 163е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2015 елның 5 ае эчендә инспекторлар автобус йөртүчеләре тарафыннан юл кагыйдәләрен 13 мең тапкыр бозуга чик куйганнар. Моннан тыш, алкоголь кулланган килеш руль артына утыру очрагы да булган.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гаффаров исә 2015 елның биш ае эчендә вәзгыять, 2014, 2013 еллар белән чагыштырганда, яхшырганын белдерде. «Ниндидер нәтиҗәләргә ирешсәк тә, май аенда бәхетсезлеккә тарыдык», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 21 май көнне Түбән Новгород өлкәсендә йөк машинасы белән Казан балаларын алып бара торган автобус бәрелүе аркасында өч кеше һәлак булган иде. Автобуста Санкт-Петербургтагы каратэ беренчелегенә баручы спортсмен-балалар була. Якынча версия буенча автобус йөртүчесе руль артында йокыга киткән булырга мөмкин.

Моннан тыш, 28 майда Азнакайның 5-7 сыйныф балаларын Казанга алып килгән автобус аларның куну урынына “әверелә”. Моңа автобусның ватылып калуы сәбәп була. 33 еллык автобусның ватылуы сәер түгел шул инде...

Рифкать Миңнеханов 2013 елда кабул ителгән карарларны тагын бер тапкыр  ассызыклап узды:

- балалар төркемен 23.00-05.00 сәгатьләр аралагында  автобуста каядыр алып барырга ярамый;

- транспорт спутник навигациясе системасы, видеорегистратор белән җиһазландырылган булырга тиеш;

- автобуслар тизлекне арттырырга комачаулый торган прибор булганда гына хәрәкәт итә ала;

- транспортта пассажир урыннары 8 урыннан ким булмаска тиеш;

- балаларны башка район һәм шәһәрләргә алып бару турында мәгълүмат өч көн кала ЮХИДИнең территориаль органына хәбәр ителергә тиеш;

- юл алдыннан автобусларның техник торышы һәрвакыт тикшерелергә, йөртүчеләр рейс алдыннан инструктаж узарга тиеш.

ЮХИДИ идарәсе башлыгы фикеренчә, әлеге карарлар һәрвакытта да актуаль. Ни кызганыч, Түбән Новгородтагы фаҗига – шушы кагыйдәләрне үтәмәүнең ачык мисалы.

Утырышта шулай ук автобуста йөртүне лицензияләргә кирәклеген искәрттеләр. Әгәр мәктәп автобуслары бераз тәртиптә булса, балалар-яшүсмер спорт мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең хәлләре бер дә кызыгырлык түгел.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер белдергәнчә, спорт мәктәпләре 180 автобусының 175е Глонасс системасына тоташтырылган. Тик балаларны коммерцияле оешмалар алып баруын да онытырга ярамый. Шул сәбәпле, аларның барысын да күзәтеп булмый. Ә өстәмә белем бирү оешмаларының бары 30 проценты гына системага тоташкан икән.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International