Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Авылдашлар очрашкан жирдә
2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Авылдашлар очрашкан жирдә
“Кушкуак сабан туенда санашырбыз!”,- дип әйтелгән шаяртулы сүзләр тормышка ашты сыман. Шушы авылда туып үскән Җәмилә Рәкыйпова башлангычын Рәмзия Хәйруллина күтәреп ала. Авылыбызның һәм районыбызның горурлыгы булган Әмир хаҗи Аббазов та әлеге инициативага бик теләп кушыла һәм хәлдән килгәнчә үзенең бар мөмкинлеген эшкә җигә.
Илдә кечкенә авылларның әкренләп юкка чыга баруы яңалык түгел. Шушы шаукымлы җилләр берничә йөз еллык тарихы булган Кушкуак авылына да кагылды. Бүген анда авылның “соңгы каһарманнары”, 80 яшьлек Нетфулла Айзәтов белән аның 50 яшьлек улы Гомәр генә гомер кичерә. Барлык авылдашларны барлап, телефон, таныш- белешләре аша элемтәгә кереп очрашу оештырганнары өчен бер- берсен сагынышып кайткан кунаклар әлеге шәхесләргә олы рәхмәтләрен әйттеләр. Авылдашлар да кырык эшләрен кырык якка ташлап туган якка, туган нигезгә ашкынган. Әйе, чыннан да кадерле икән ул туган җир. Кочаклашып күрешүләр, күзләрдә мөлдерәгән кайнар яшьләр...
Менә кайда икән ул туган туфракның тарту көче. Сүз уңаенда бер вакыйга искә төште. Әле үткән көннәрдә генә Иске Чүпрәле урта мәктәбен моннан 60 ел элек тәмамлаучыларның очрашу кичәсендә катнашырга туры килде. Кайтучылар арасында элеккеге танышым, танылган математик, фәннәр докторы, профессор Илгиз Мөдәрисов та бар иде. Ул болай сөйләде: “Узган гасырның егерменче елларында Кушкуак авылыннан бер гаилә Төркиягә күчеп китә. Пәһлеван гәүдәле гаилә башлыгы бик акыллы да булган күрәсең. Тора- бара ул бер калада полиция башлыгы булып эшли. Миңа ул кешенең оныгын укытырга туры килде. Бер чакны әлеге студентым Кушкуак авылының кайда урнашуы белән кызыксынды һәм бабасының шушы авылдан бер уч кына булса да туфрак алып кайтуы турында үтенеп соравын әйтте”.
Әлеге очрашуга кайтучылар да авылны никадәр сагынуларын чын йөрәк аша сөйләделәр. 1970 нче елларда авыл соңгы сулышын сулый. Шушы еллар эчендә кешесез яшәгән авыл нык үзгәргән, урамнарны кыргый урман, кычыткан баскан. Кайчандыр шау- гөр килеп яшәгән йортлар урыны шаукымлы шайтан оясын хәтерләтә. Күңелдә әрнү, сызлану.
–Кушкуак безнең өчен изге авыл, монда безнең яшьлегебез үткән, әти- әниләребез, әби- бабаларыбыз каберләре дә монда саклана. Рәхмәт сезгә авылдашлар, киләчәктә дә шулай җыелышып күрешергә насыйп булсын,- ди Әмир хаҗи. Аның сөйләвенә караганда, 1913 елда авылда 150 гә якын йорт булган, аларда 654 кеше яшәгән. Хәтта мөстәкыйль “Таң” колхозы булып торган елларны да хәтерли Әмир абый. Яңа Чүпрәледә яшәүче Тәүфыйк Насретдинов үз балалары белән җыйнаклашып зират тирәсен рәшәткә белән тотып алган. Авылдашлар очрашуына килгән Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов та якташларның бердәмлегенә, татулыгына сокланды. Аларны очрашу бәйрәме уңаеннан ихлас котлады. Өлкәннәр зиратларга барып әрвахлар рухына дога кылдылар, корбан ашы, карабодай, пылау һәм кыздырган шашлык ите белән сыйландылар.
Табында спиртлы эчемлекләр куллану катгый тоелды. Аннан соң бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Яр Чаллы шәһәреннән кайткан авылдашыбыз Нариман Рәкыйпов үзе баянда уйнап җырлар башкарды. Яшел чирәм өстендә самоварлар чыжлап торды. – Шунысы куанычлы, безнең авылдан җинаять юлына басучы берәү дә булмады,- ди Ульяновск шәһәрендә яшәүче СССРның радио спорты остасы, мактаулы радист, үзешчән шагыйрь һәм гармунчы Иркәм Хәйретдинов.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз