“Сөйкемле Шүрәле” Халыкара иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләр "Әкият" курчак театрына барды

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
“Әкият” балалар курчак театрында исә “Сөйкемле Шүрәле” Халыкара иҗат эшләре конкурсының нәтиҗәләрен барладылар.

 Конкурсның өченче турына 23 районнан 120 эш узган. Шулар арасында Чүпрәле укучылары да бар. Бүләкләр тапшыру тантанасында һәм “Әкият” курчак театры тәкъдим иткән төрле тамашаларда Зур Чынлыдан Адилә Мөхәммәтҗанова, Яңа Кәкерледән Дилә Закирова һәм Алешкин-Саплыктан Оксана Абязова, китапханәче Рәйнә Миначева җитәкчелегендә катнаштылар 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International