Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә парклар һәм скверлар яңара
2015 елның 29 мае, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел –Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Президент фикеренчә, яңа парклар булдыру һәм булган парк, скверларны үзгәртеп кору халыкта культуралы ял итү үзаңы тәрбияләчәк.
2015 елда Татарстанда 160 парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Бу максатка Татарстан бюджетыннан 1 млрд. сум финанс ярдәме шәһәрләргә һәм районнарга җибәрелгән. Планда яшеллек зоналарын яңарту һәм гомумкүләм 800 гектарга якын мәйданда яңа ял итү урыннары булдыру карала.
Бу максатта безнең районда да күзгә ташланырлык, телгә алып сөйләрлек эшләр барганын күрәсез. Звезда, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Чүпрәле, Иске Чокалы һәм башка авыл җирлекләре Татарстан Президентының әлеге инициативасына кушылып, үз территорияләрендә күпләгән куаклар утырттылар. Иске Чүпрәледә “Газчылар”, “Төзүчеләр”, “Энергетиклар”, “Юлчылар” скверларына нигез салынды. Ә районның “Дементьев исемендәге паркы”, һәм Дан монументындагы “Геройлар аллеясы” Татарстанда парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында яңарыш кичерәчәк. Республика бюджетыннан “Дементьев исемендәге парк” төзелешенә 6 млн. 300 мең сумга якын акча бүленгән. “Геройлар аллеясы” исә җирле бюджет хисабына төзелер дип планлаштырыла.
–Дементьев исемендәге парк якын арада чүпрәлеләрнең яратып ял итә торган зонасына әвереләчәк, дип саныйбыз,-ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов. –Хәзер үк тә инде анда балалар, әти-әниләре белән берлектә, хәрби техника янында басып фотога төшә. Күз алдыгызга китерегез, утырып ял итү урыннары ясалгач, заманча җәяүле сукмаклары төзелгәч ни булачак?! СССРның авиация промышленносте министры, якташыбыз Петр Дементьевка һәйкәл кую хыялы да бар. Тагын да яңа хәрби техникалар кайтарылачак. Бер сүз белән әйткәндә, культуралы ял итү һәм кече ватаныбызның геройларын таныту, тарихыбызны барлау урыны да булачак ул парк. Ә “Геройлар аллеясы”нда Советлар Союзы Геройларының бюстлары урын алачак.
Читтән килүчеләр безнең район турында элек “сандугач кунып сайрар куагы да юк” дигәннәр. Ул кешеләр бүген бу якларга килеп чыксалар, ни диярләр иде икән?! Дөрес, туган җиребезне гөлбакча итү республика күләмендә алып барыла торган хезмәт. Бер Чүпрәлене генә аерып карау мөмкин түгелдер. Тик шулай да бу көннәрдә район үзәген гөлләргә күмү йөзеннән башкарыла торган эшләргә тукталып китми ярамас. “Фламинго” хезмәткәрләре чәчәк утыртуны башладылар. Һәм республикада парклар һәм скверлар елы уңаеннан, тирә-якны ямьләүгә башка еллардагы белән чагыштырганда, күбрәк акча каралган. Чәчәк түтәлләре дә озынайтылачак – Сугыш һәм Хезмәт даны аллеясының буеннан-буена сузылачак икән. Моңа кадәр дә инде “Фламинго” тарафыннан зират тирәләре чистартылды, кирәкмәгән куаклар киселде, яңалары утыртылды. Бер сүз белән әйткәндә, гөлбакча кебек илләрдә яшиселәр бар әле.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз