Чүпрәле янгын сүндерүчеләре 12 мәртәбә урыннарга чыккан

2015 елның 29 мае, җомга
Май аеның беренче декадасына алынган  мәгълүматларга караганда,  янгын сүндерүчеләр 12 мәртәбә урыннарга чыккан.

Шуның җидесендә–торак йортлардагы янгыннарны, бишесендә–коры үлән һәм чүп-чар янгынын сүндерү өчен.

–Янгынга каршы режим вакытында,  аеруча коры үлән яндырудан зуррак бәла-казалар килеп чыгу куркынычы туган: Иске һәм Яңа Задур, Кече Шәйморза, Кушкуак, Яңа Чәке авылларында профилактик эшләр алып барылды. Халык белән очрашулар үткәрелде, сөйләшү алып барылды.  Шуңа да карамастан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен әлеге чорда дүрт кеше  штрафка тартылды. Әлеге уңайдан, янә район халкына мөрәҗәгать итеп, сак булыгыз, янгыннан берни дә калмый, шуны онытмагыз, диясе килә. Урман тирәсендә, учак кабызу да катгый тыела,-дип белдерә райондагы янгын сүндерү бүлеге начальнигы Марс Хәмидуллин. 


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International