Казанда Чүпрәленең мәдәниятле беренче сыйныф укучыларын котладылар

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" Республика мәгърифәти проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Әлеге чарада Чүпрәле районыннан да бертөркем актив беренче сыйныф укучылары катнашты.

Искәртеп узабыз: проект 2014-2015 уку йорты дәвамында тормышка ашырылды.  2014-Мәдәният елы кысаларында беренчеләргә  мәдәни  көндәлекләр тапшырылган иде. Ел дәвамында укучылар төрле мәдәни чараларда булып, әлеге көндәлекккә билгеләр куярга, фотосурәтләр белән ныгытырга тиеш иделәр. Әлбәттә, әлеге  эштә, аларга әти-әниләре дә ярдәмгә килде. Иң әйбәт көндәлекләр комиссиягә тапшырылып,  муниципаль этапта өч укучы: Алина Никишкина, Нияз Алимов һәм Ильяс Фәизов җиңүче дип табылдылар. 

Беренчеләр өчен  район мәдәният йортына да бәйрәм ясадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җиңүчеләрне котлап, Грамоталар тапшырды.  “Мәдәниятле булу, тарихыбызны белү мөһимлеген ассызыклады. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы көче белән әзерләнгән концерт номерлары, курчак әкияте тәкъдим ителде.

Казан шәһәрендәге “Әкият” театрында исә беренчеләргә  "Апушның тылсымлы төшләре" дигән спектакль күрсәтелде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Проектның социаль-мәдәни мөһимлеген исәпкә алып, ТР Президенты Рөстәм Миңңнеханов тарафыннан 2015-2016 елларда да дәвам итү турында карар кабул ителде һәм  ул барлык башлангыч сыйныф укучыларыны да чолгап алачак.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International