–2014-2015 уку елын 2796 укучы тәмамлый. Шуның 187се-11 сыйныф, 349ы-9 сыйныфлар. Гомумән, җәйге чорда төрле ял итү чаралары белән 1148 баланы да җәлеп итү каралган. Быел да экологик тәрбия бирү юнәлешендәге палаталы лагерьлар Алешкин-Саплык, Матак һәм Шланга мәктәпләрендә оештырылачак. Алар үз эшчәнлеген 10 июньнән башлый. Шулай ук, барлык белем бирү учреждениеләрендә дә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләчәк. Анда 200ләп бала йөриячәк,-ди район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәррисова.
Социаль яклау идарәсе юнәлеше буенча да, балалар өчен яллар Апас районында урнашкан “Свияга” лагерында каралган. Анда 50ләп бала сәламәтлеген ныгытачак.