Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле чыгарылышлыларын район башлыгы "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлады
2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Балачак белән саубуллашу көне. Соңгы кыңгырау бәйрәмен, мөгаен шулай дип әйтсәк дөресрәк булыр. Һәркем үз гомерендәге әлеге мизгелне күңелендә йөртә. Чәчләренә ап-ак бантлар кадаган кызлар, аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме..алар янәшәсендә, “балам кай арада буй җиткән” дип каушап, шул ук вакытта моңсуланып калган әти-әниләр...Болар барысы да мәктәп елларының матур бер хатирәсе булып тора.
Быел да Чүпрәленең 187 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен дә соңгы кыңгырау бәйрәме аерым бер истәлекле көн булып калачак. 11 ел сизелми дә үтеп киткән. Артта калган меңләгән кызыклы вакыйгалар, дәресләр, чаралар белән чыгарылышлыларның мәктәп тормышы төзелгән.
Район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәле районы чыгарылышлыларын бәйрәм белән котлады. Бүген ул соңгы кыңгырау чарасына багышланган тантаналы чараларда Кече Чынлы һәм Иске Шәйморза урта мәктәпләрендә катнашты.
-Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучылар,-дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков.-Бүген сезнең өчен мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлый. Сезгә алдагы тормышыгызда уңышлар, теләкләрегезгә ирешүдә көч, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Онытмагыз, кайда гына булсагыз да сез Чүпрәле районы чыгарылышлылары, шушы туфракта, шушы җирлектә тугансыз, белем алгансыз. Аеруча моның өчен әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга рәхмәтле булыгыз. Сез биредә һәрвакыт көтеп алыначаксыз. Бүгенге соңгы кыңгырау сезнең өчен олы тормышка беренче чакыру булып яңгырасын.Хәерле юл сезгә!
Мәктәп директорлары Тәскирә Ибраһимова һәм Илсур Халитов унберенчеләрне бәйрәм белән котлап, аның тантаналы, шул ук вакытта дулкынландыргыч булуын да билгеләделәр. Соңгы кыңгырау белән бергә олы тормыш башлана. Әлеге тормыш юлында югалып калмауларын, уңышлар теләделәр.
Авыл җирлеге башлыклары Әнсар Хәкимов һәм Илһам Бикчуров, «Цильна» җәмгыяте исеменнән Фәргать Хайруллов һәм “Шәйморза” җәмгыяте директоры Рөстәм Әбдриев та чыгарылышлыларга котлау сүзләрен ирештерделәр.Аларның һәркайсы укучыларның теләгән уку йортларында белем алуларын, авылның лаеклы кешеләре булып ирешүләрен җиткерделәр.
Әлбәттә, дулкынлану аралаш, күз яшьләрен күңелләрендә тоеп, әти-әниләр, белем биргән укытучылары да иң изге теләкләрен генә юлладылар.Укучылар исә кадерле кешеләренә рәхмәтләрен шигъри юллар, җырлар аша әйттеләр.
Күк йөзенә аллы-гөлле шарлар очты, мәктәп елларының кайтавазы булып, соңгы кыңгырау чыңлады, укучылар саубуллашу вальсында әйләнделәр.
Чыгарылышлыарның иң җаваплы чоры башлана. Алда БДИнары. Инде 25 майда ук беренче сынауны узасы. Аларның һәркайсына уңышлар, әйбәт нәтиҗәләр теләп, хәерле юл Сезгә, дип калыйк!.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз