Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Сәнгатькә гашыйк якташыбыз
2015 елның 22 мае, җомга
Чүпрәле төбәге киң күңелле, эш гамәлләре белән сокландыргыч кешеләргә бай. Моның шулай икәнлеген исбатлау өчен, танылган язучыларыбызны, җырчыларны атау да җитә. Һәм алар арасында сәнгатькә һәм матурлыкка гашыйк якташыбыз аерым бер урынны алып тора. Таныш булыгыз, Иске Кәкерле авылында туып-үскән, Чүпрәле егете Расих Фарук улы Салахов.
Моннан биш дистә ел элек, бөтен ил Җиңү таңын каршылаган көндә, әти-әнисенә олы шатлык булып туа ул. Әтисе Фарук һәм әнисе Зәйтүнә гомере буе авылда хезмәт куялар.
Барлык талантлы шәхесләр авылдан чыга, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Киң болыннары, яшел хәтфәдәй җәелгән тугайлары, урман-кырлары, гомумән, Иске Кәкерле авылының искиткеч табигате кечкенә Расихның күңелендә аерым бер сыйфатлар тәрбияли. Яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул мәктәптә укыган чакта ук, башкалар күрмәгәнне күрергә, ишетмәгәнне ишетергә өйрәнә. Алай гына да түгел, аларны ап-ак кәгазь битләренә төшерә. Рәсемнәр ясау аның көндәлек шөгыленә әверелә. Мәктәпне тәмамлагач исә, язмышы да шушы юлдан алып китә Расихны.
1980 елда ул Лениногорск педагогия училищесына нәкъ менә балачак хыялын тормышка ашырырга дип килә. Әлеге уку йортының сәнгать бүлегенә документларын тапшыра. Әмма биредә алган белеме белән генә чикләнмичә, И.Я.Яковлев исемедәге чуваш дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетына да укырга керә. Киләчәктә үзен багышлыйсы һөнәрнең бар нечкәлекләренә дә шунда төшенә.
Югары квалификацион категорияле укытучы, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең кече дизайн академиясе мөдире булып хезмәт эшчәнлеге 1990 елдан алып 2007 елга кадәр дәвам итә. Әйтергә кирәк, әлеге мәктәп ТДГПУның факультеты каршында эшли.
Аннан исә Расих Фарук улы сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген ТДГПУ уку йортында дәвам итә. Биредә якташыбыз рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасының өлкән укытучысыннан алып, доцент дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүгенге көндә дә ул Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтында директор урынбасары һәм кафедра мөдире булып эшли.
Аның сәнгать өлкәсендәге күп кенә казанышлары фәнни хезмәтләрендә чагылыш таба. Ул 30дан артык язма, укыту-методик мәкаләләр авторы. “Фән өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ЮНЕСКО дөньясы сәнгать институтының мактаулы профессоры, ТДГПУ–2010 ел доценты, “Балаларга йөрәгемне бүләк итәм” Бөтенроссия конкурсы, Советлар Союзы һәм Россия Герое очучы-космонавт С.К.Крикалев премиясе лауреаты һәм башка күп кенә дәрәҗәле исемнәре дә бар аның. Танылган сәнгать остасы Россия дизанейрлар союзы әгъзасы, “Европа–Азия” халыкара гуманитар академиясенең член-корреспонденты булып та тора ул.
Күп кенә хезмәтләре белән Расих Фарук улы Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулый. Сәнгать дөньясы турында сөйләргә тотынганда аны һич тә туктату мөмкин түгел.
–Һәр кеше тормышны үзенчә күрә һәм аны кәгазьгә үзенчә төшерә,- дип аңлата остаз. –Әлеге гүзәллектә кешенең эчке дөньясы чагылыш таба, -ди.
Тормыш иптәше Рада да аның эчке халәтен аңлаучы пар канаты. Бер үк уку йортын тәмамлыйлар алар. Рада ханым да сәнгать өлкәсендә хезмәт куя, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. Ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр.
Расих Салахов җитәкчелегендә республиканың күп кенә районнарындагы тарихи объектларны яңарту буенча дизайн-проектлар төзелгән. Шулай ук, дәүләт программаларыннан сәламәтлек өлкәсе буенча “Мөмкинлекле мохит” дизайн-проектларның эшләнешендә дә аның өлеше әйтеп бетергесез.
Үз туган төбәге–Чүпрәле өчен дә якташыбыз иҗат көчен кызганмый. “Чыгарылыш сыйныфлар”, “Хәрби техника” парклары, “Ял итү урыннары” өчен дизайн-проектлар эшләгән ул. Шулай ук, аның тырышлыгы белән бүгенге көндә милли бәйрәмебез–Сабантуйның үз өлгесен булдыру буенча хезмәт башкарыла. Районыбызның йөзе уңай якка үзгәрүдә Расих Салахов кебек улларының өлеше бәһасез һәм бу як халкы андый уллары барлыгына горурлык хисләре кичерә.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз