Чүпрәледә “Соңгы кыңгырау” 23 майда узачак

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
23 майда Чүпрәле мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узачак.

Соңгы кыңгырау быел республика буенча  34 мең -9 сыйныф  һәм 17,5 мең -11 сыйныф укучысы өчен чыңлаячак. Чүпрәле районында исә 347 укучы 9 сыйныфны, 187 укучы -11 сыйныфны тәмамлаячак.

 Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан чоры да башлана. Беренче БДИ 25 майга билгеләнгән, ул география һәм рус әдәбиятыннан булачак. Әлеге фәннәрне Чүпрәледә 10 укучы сайлаган, икесе-георгафия һәм сигезәү –рус әдәбиятын. Укучыларның саны 15 кә тулмаган очракта, имтихан пункты әлеге җирлектә ачылмачак,шуңа Чүпрәле укучылары беренче БДИ Буага барып бирәчәкләр. Рус теле һәм математика фәннәре буенча мәҗбүри БДИны укучылар 28 майда һәм 1 июньдә тапшырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International