Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәкара бүлеге әгъзасы Дмитрий Второв катнашты. Шулай ук, Иске Чүпрәле авыл җирлеге буенча партия эчендәге алдан тавыш бирүдә 15 кандидат һәм сайлау хокукына ия булган 95 сайлаучы, исәп комиссиясе членнары да катнашты.
Шакир Ягудин үзенең чыгышында партия эчендәге сайлаулар үткәрү кандидатларның ни дәрәҗәдә халык тарафыннан ышанчылы булуын күрсәтә, -диде. Депутат булып сайлана калган очракта, якташлары арасында, үзе яшәгән җирлектә әлеге кандидат эш-гамәлләре белән яклау таба алачакмы? Менә шушы сорауларга ачыклык керү өчен праймеризлар үткәрү каралган. Әлеге алым беренчеләрдән булып, “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан кулланылганлыгын сөйләп үтте депутат. Хәзер исә праймериз партия законы нигезендә беркетелгән һәм менә җирле дәрәҗәдә депутатлар сайлау өчен дә кулланыла, -диде.
Иске Чүпрәле авыл җирлеге буенча киләчәктәге социаль-икътисади үсеш күзаллавын чарада биш кандидат җиткерде. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, бүгенге көндә депутат вазифасын башкаручылар һәм район башлыгы Александр Шадриков та бар.
“Бердәм Россия” партиясенең Чүпрәледәге бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Шадриков, депутатлыкка кандидат буларак, районда соңгы елларда башкарылган эшләр турында сөйләп үтте.
-Райондагы мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП, ветеринар пунктлар, юллар төзелеше һәм башка күп кенә программалар республика Президенты теләктәшлеге белән тормышка ашырыла. Алар барысы да, беренче чиратта, халыкның көнкүрешендә уңайлыклар тудыру максатыннан чыгып эшләнелә. Күпме генә кризис дип сөйләсәк тә, республика программасы нигезендә 2015 елда эшләнәчәк шактый эшләр планга кертелгән. Шуларның берсе - халыкны эчә торган су белән тәэмин итү. Киләчәктә дә барлык эшләр бары тик халык өчен, аның мәнфәгатен кайгыртып башкарылачак,-диде Александр Шадриков.