Чүпрәле укучысы һәм аның җитәкчесе “Сименс” Бөтенроссия бәйгесенең дипломнары белән бүләкләнделәр

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Россиядәге “Сименс” компаниясе тарафыннан өлкән сыйныф укучылары арасында IX Бөтенроссия фәнни-инновацион проектлар конкурсы үткәрелде. 

Әлеге конкурста 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 Б сыйныф укучысы Нияз Җәлалов катнашты. Нияз һәм аның фәнни җитәкчесе физика һәм технология укытучысы Шамил Таҗетдинов “Сименс” компаниясенең дипломнары белән бүләкләнделәр. Бу конкурста катнашу мәктәпнең физика елын үткәрү һәм технология буенча сәләтле балалар белән эшләү планнарына кертелгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International