Россия Пенсия фондының Чүпрәле бүлегендә «шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү айлыгы» акциясе башланды.

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Россия Пенсия фондының Чүпрәле бүлегендә «бурычларны түләттерү айлыгы» акциясе быел 18 майдан башланып китте. Ул 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенгесе көндә Чүпрәле районы буенча  иминият кертемнәре буенча гомуми күләме 4 миллион сумнан артык әҗәтләре булган 140 эшкуар исәпләнә. 
Бурычларын түләттерү айлыгы вакытында пенсия фонды хезмәткәрләре суд приставлары,  полиция,  ГАИ хезмәткәрләре белән берлектә авылларда бурычлары булган  шәхси эшмәкәрләр буйлап рейдлар үткәрәчәк.  Шулай ук бурычлары җыелган эшкуарларның милкенә арест салыначак. Аларга карата Россиядән читкә чыгу да чикләнәчәк. Шәхси эшмәкәрләр әҗәтләрен үз теләкләре белән түләмәсәләр, бурычларны кайтару буенча аларга карата закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык   катгый чаралар да күреләчәк -   дип хәбәр итә Чүпрәле районы  бүлегенең Пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International