Татарстанда күчмә мәчет барлыкка килде

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Күчмә мәчетне Татарстан галимнәре оештырган. "Мобиль мәчет"не тәкъдим итү Казанның ИТ-паркында узарга тиеш. Шуннан аны Мәскәүгә озаталар.

Күчмә мәчетне бер сүз белән генә әйткәндә, автобус дияргә дә була. Аның эчендә тәһарәт алу өчен аерым бүлмә, намаз уку өчен зур булмаган залы бар. Тагылма арбасында кофе кайнату аппараты һәм фастфуд-кафе булачак. Шулар ярдәмендә күчмә мәчет үз чыгымнарын капларга тиеш, дип фаразланыла. Чөнки мәчет хезмәтеннән файдалану бушка булачак икән.

 Мәчетне чакырту онлайн режимда эшли дә башалаган инде. Моның өчен мәчетнең махсус сайты булдырылган.

 Мәчеттә видеокүзәтү җайланмасы да урнаштырылган.


http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International