Бөек Ватан сугышында Кече Чынлы патриотлары үзләрен аямыйча көрәштеләр. 1010 кешенең 352се төрле орден- медальләр белән бүләкләнделәр. Алар арасында: Шәкүров Ф., Алимов А.,Айзәтуллов М.,Шәрәфетдинов Г., Алимов М., Хайбуллов И., Җамалетдинов А., Якупов А. Шамшаев Н., Хәлиуллов Н., Камалов К. һ. б. “ Кызыл Йолдыз”ордены, Мифтахов Г. “Бөек Ватан сугышы” орденының II дәрәҗәсе; Фәизов Ш ., Шәкуров В . III дәрәҗә “Дан” ордены; Хайбуллов И. IIl дәрәҗә “Дан” һәм “Кызыл Йолдыз” ордены, Арсланов З. “Дан” орденының тулы кавалеры.