Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Шәйморзада Җиңү бәйрәме
2015 елның 12 мае, сишәмбе
8 май көнне Иске Шәйморза авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан тантаналы митинг оештырылды.
Сугышның беренче көннәреннән үк Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза, Космовский авылларының ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына 902 кеше чыгып китә. Ир – егетләр белән беррәттән бу көрәштә курку белмәс 9 хатын – кызыбыз да катнаша. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләрдә, 455 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый. Алар үз илен, үз халкын, үз якыннарын яклап, киләчәк буынга тынычлык бүләк итеп, еракта мәңгелек йокыга талганнар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк!
Бу дәһшәтле сугышта 264 гаиләгә якыннарын югалту турында 1әр кәгазь, 73 гаиләгә-икешәр, 11 гаиләгә -өчәр тапкыр килгән. Ә Юнусов Давыт, Валиуллин Сәнәтулла, Җәббаров Шәрипҗан гаиләләре дүртәр ир балаларын югалталар. Купме нәсел җепләре юкка чыккан бит. Алар барысы да үзләренең гражданлык бурычларын ахырына кадәр намус белән үтәгәннәр.
Безнең авылыбызда биш Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сагит Бикчуров үзенең сугыш истәлекләре белән уртаклашты.
Шулай ук митингта Шәйморза хуҗалыгы рәисе Рөстәм Әбдреев ветераннарны бәйрәм белн котлап, сугыш ветераннарына, тыл ветераннарына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде.
Мәктәп директоры Илсур Халитов ветераннарга үзенең тәбрик сүзләрен җиткерде. Аның сүзләре мәктәп укучылары һәм Кояшкай балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызның чыгышы белән дәвам итте. Район җитәкчелеге исемннән вәкил Айрат Иматдинов та котлау сүзләре җиткерде.
Сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз һәм безнең арабызда булмаган ветераннарыбыз истәлегенә веноклар куелды.
Быел, Бөек Жинунең 70 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан һәр авылдашыбызның исемен мәнгеләштереп, 902 фамилия язылган истәлек тактасы ясалды. Эшмәкәрләр кибетләрен юбилей баннерлары белән бизәделәр, урта мәктәптә күп чаралар узды, “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, сугышта катнашкан авылдашларыбызның фотосурәтләре ясалды.
Үлгәннәрнең каберен белеп, исәннәрнең кадерен белеп яшик!
Илһам Бикчуров, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз