“Җиңү җыры“ республика бәйгесендә Чүпрәле кызы беренче урын яулады

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
ТР Журналистлар берлеге, ТР “Прогресс” яшьләр үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап,  беренче республика “Җиңү җыры” әдәби конкурсы үткәрелде.

Әлеге бәйгедә катнашып, якташыбыз  – КФУның халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының 3нче курс студенты Гүзәл Таҗетдинова  – “Проза” номинациясендә беренче урынга лаек булды.  Жюри рәисе – Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р. Ратникова Гүзәлне уңышлары белән котлап, беренче дәрәҗәле диплом, акчалата премия һәм Камал театрында булачак спектакльгә билетлар тапшырды.

КФУның актлар залында үткән әлеге тантана 5нче майда ТНВ каналында “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында да күрсәтелде. Әфәрин, Гүзәл, котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International