Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Тынычлыкның кадерен белеп
2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Сугыш елларының гаиләбезгә китергән авырлыкларын санап бетерү мөмкин түгел.
Бабам Бәдретдинның ике улы була: Хисаметдин һәм Шәрәфетдин. 1930 елларда илдә колхозлашу чоры башлана. Бабайны кулак дип атап, бар мөлкәтен алып, сөргенгә сөрәләр. Ул Магнитогорскийда чәнечкеле чыбык белән уратып алынган баракларда яшәп, заводта эшли. Әлеге урыннарны үз күзем белән дә күреп кайтырга насыйп булды.
Шәрәфетдин улы минем әтинең әтисе–ягъни бабам. Ул елларда аның гаиләсе бик ишле була. Тормыш иптәше Васфиҗамал белән 10 бала үстерәләр. Олы улы Абделәхат бар мөлкәтен үз теләге белән тапшырып, гаиләсе белән колхозга керә һәм сөргеннән котылып кала. Шулай да кулак баласы дип гомерлеккә исеме кала. Абделәхат тормыш иптәше Фатыйма белән алты бала үстерәләр. Иң төпчеге шуларның мин–Мидхәт булам.
Әни, мәрхүмә, мине кырда тапкан. Бу 1930 елның 15 августы була. Сугыш елларының авырлыгын һич тә сөйләп бетерә торган түгел. Олылар белән беррәттән ат, хәтта сыер да җигәргә туры килде. Кырдан көлтәләр ташу безгә йөкләнгән иде.
Укырга мөмкинлек булмаса да, курсларда булдым. Гомерем буе колхозда эшләдем, комбайнчы идем. Әти-бабайлардан калган һөнәр–балта остасы булу хезмәте дә олыгайган көннәремдә ярап куйды. Үзебезнең авылда, күрше авылларда, Яңа Кәкерледә, Аллаһ ярдәме белән, мәчет биналары ясауда катнаштым. Дүрт мәчетне сафка бастыруда өлешем бар, дип горурланам.
Кызганыч, шәхси тормышым белән генә мактана алмыйм. Җир җимертеп, эшләп йөргән җиреннән фаҗигале төстә тормыш иптәшем Розам вафат булды, улымны яшьләй җирләдек. Инде 20 елдан бирле ялгызым яшим. Дөрес, балаларым бар, килеп-китеп йөриләр, Аллага шөкер. Әмма ялгызлык бик авыр. Көннәре узса да, кичләре бик яман. Үземә шөгыль табып, умарталар асрыйм, йорт эшләрен эшлим.
Авырлыкларны күп күрергә туры килсә дә, намус белән эшләп яшәдек. Бүгенге яшьләргә дә шуны телисе килә. Сугышлар кабатланмасын, илебез тыныч булсын, шатлыклы гомерләр кичерик!
Мидехат ШӘРӘФЕТДИНОВ, Зур Чынлы авылы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз