“Өчпочмаклы хатларны укый идем”

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Якуб  Шаруков  1927  елның  10 октябрендә Югары  Каракитә  авылында  туган. Ул  ишле гаиләдә үсә. Мәктәптә уку бәхете дә тәтеми. Нибары 4 сыйныфны тәмамлап, тормышның авырлыгын зурлар белән бергә татырга алына.

Колхоздагы  барлык  эшләрдә дә  эшләп йөри. 1945 елның  7-8  май көннәрендә бертөркем егетләрне  военкоматка  сугышка  дип  җыялар, ә  9 майда  Җиңүне   игълан  итәләр.

–Безне кайтып торыгыз дип, өйләргә кайтарып җибәрделәр. Шулай итеп, сугышка бармый калдык,-ди ул.

Якуб абый  җәмәгать эшләрендә  актив катнашучы, балта остасы.  1951 елда гаилә корып җибәрә. Хатыны Маһирә апа белән 6 бала үстерәләр. Әмма, тормыш иптәше бер ел элек мәрхүмә булды. Бүгенге көндә Якуб абый кече улы Шамил  һәм  килене Ильмира  белән яши.

–Хөкүмәтебез, җитәкчеләр безне бик олылыйлар. Медаль  бирәләр, бүләкләр тараталар. Рәхмәт,-ди тыл ветераны.

Якуб  абый  авыл  китапханәсенә дә, авыл  музеена  да еш килеп  йөри. Газета-журналларны даими алдыра.  Музейдагы “өчпочмаклы”  хатлар янына  тукталып: –Мин мондый  хатларны күршеләргә якыннарыннан килгәч,  укып бирә идем, дип искә ала.  


Наилә САФИНА, китапханәче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International