1 май көнне сәгать 10.00да “Уникс” концертлар залында “Студентлар язы-2015” студентлар иҗаты республика фестиваленең сайлап алу турлары башлана.
Аның тантаналы ачылышында Президент Аппараты, Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Казан мэриясе, Татарстан вузлары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашыр, дип көтелә. Тамашачылар республика яшьләренең иҗади элитасын – җыр, бию, театр сәнгатенә гашыйкларны күрә алачак.
1-3 май аралыгында “Студентлар язы”ның сайлап алу этаплары “Вокал”, “Хореография”, Театр”, “Журналистика”, “Оригиналь жанр” юнәлешләре буенча узачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, фестиваль программасында Җиңүнең 70 еллыгына игътибар аеруча зур булачак. Чарада Казан, Чаллы, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзәндәге югары уку йортларыннан килгән 2,5 мең талантлы студент катнашачак.
Моннан тыш, фестивальнең төп программасы белән параллель рәвештә, хип-хоп фестивале, велотур, халыклар дуслыгы фестивале үткәреләчәк. Сайлап алу турларының бер көне тулысынча Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 елга багышланачак: концерт залы каршындагы мәйданчыкта сугыш чоры вальсын бииячәкләр, кыр кухнясы да эшлиячәк.
Тамаша концерт залында гына түгел, фойеда да булачак. Монда тере музыка тыңлап, мини-кинотеатрда фильмнар карап, квест узып, вакыт капсуласына үз мөрәҗәгатеңне язып калдырып булачак.
Ә иң яхшыларны сайлап алучылар – Россия һәм Татарстан иҗат әһелләре. Алар арасында “Мураками” төркеме солисты Диләрә Ваһапова, “Русское радио” алып баручысы Макс Орлов, профессор, Заманча сәнгать Россия институтының эстрада-джаз кафедрасы мөдире Марина Полтева, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Владимир Варнава, Россиянең иң танылган битбоксерларының берсе Митя Бурмистров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский, А.Райкин исемендәге премиясе иясе Александр Фельдман бар.
Җиңүчеләргә килгәндә, алар 15-19 май көннәрдә Владивосток шәһәрендә узачак “Россия студентлар язы” XXIII Бөтенроссия фестивалендә Татарстан данын яклаячак. Республика фестивален Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстанның вуз ректорлары советы, “Студентлар лигасы”, “Россия яшьләр берләшмәсе” бөтенросиия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе оештыра.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: быел “Студентлар язы” Республика фестивале үзенең 5 яшьлек юбилеен уздыра. Фестиваль Россия яшьләр берләшмәсенең яшьләр иҗатына булышлык күрсәтү һәм үстерү программасына кертелгән.