Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Май бәйрәмнәрендә тәртипне 5,5 мең кеше саклаячак
2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Май бәйрәмнәре чорында Татарстанда хулиганлык очраклары аеруча еш теркәлә икән. Соңгы елларда исә тыелган урыннарда тәмәке тарткан өчен җаваплылыкка тартылучылар саны да кискен арта башлаган.
Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать урыннарында тәртип саклау, Татарстанның башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Надир Закиров хәбәр итте.
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналарында барлыгы 600 мең кеше катнашыр, дип уйланыла. 1 май бәйрәме исә якынча 40 мең кешене берләштерер дип фаразлыйлар. Шуңа күрә май яллары чорында халык куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим максатларның берсе буларак карала.
Һәйкәлләр сак астында
Билгеле булганча, бу чорда полиция хезмәткәрләренең эше бермә-бер арта. Алар бәйрәм чаралары уза торган урыннарда тәртип саклау белән бергә ветераннарга карата кылынырга мөмкин булган җинаятьләрне булдырмау өлкәсендә дә актив эшләячәк.
- Беренче чиратта, бу эшчәнлек ветераннарның орден-медальләрен урлау очракларына юл куймау белән бәйле. Шуңа күрә хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга барып, алар белән аралашу, аңлату эшләре алып бара башладык, - дип сөйләде безгә Надир Закиров.
Май бәйрәмнәре чорындагы тагын бер эшчәнлек Дан монументлары, һәйкәлләр һәм Бөек Ватан сугышы хәрбиләре күмелгән урыннарны саклау, аларны бозуга, җимерүгә юл куймау белән бәйле. 1-12 май көннәрендә әлеге объектларны полиция хезмәткәрләре, шәхси сак оешмалары һәм халык дружиначылары саклаячак. Бу эш тәүлек буена барыр, дип уйланыла.
- Хәзерге вакытта Татарстанда шундый 2126 объект бар. Аларны саклауда исә якынча 3390 кеше катнашырга тиеш, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Бәйрәм чорында тәмәке тартма
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, май бәйрәмнәре чорында тәртип саклауда барлыгы 5,5 мең полиция хезмәткәре катнашыр, дип фаразлана. Аларның 2 меңе – 1 май бәйрәмендә эшләсә, калган 3,5 меңе Җиңңү бәйрәме белән бәйле чараларда тәртип саклаячак.
- Бәйрәм чаралары башланыр алдыннан полиция хезмәткәрләре һәрбер мәйданны җентекләп тикшерәчәк. Бу эштә техник чаралар да файдаланылачак, кинологлар да чакырылачак. Машина кую урыннарында да полиция хезмәткәрләре саны бермә-бер артыр, дип уйлыйбыз, - дип ассызыклады Надир Закиров.
Шулай да, май бәйрәмнәре бернинди хәвеф-хәтәрсез узсын өчен хокук сакчыларының тырышлыгы гына җитми, ә халыкның да игътибарлы булуы сорала. Бары тик шул чагында гына бәйрәм яллары күңелле узачак.
- Кагыйдә буларак, май бәйрәмнәре чорында Татарстанда хулиганлык очраклары аеруча еш теркәлә. Соңгы елларда исә тыелган урыннарда тәмәке тарткан өчен җаваплылыкка тартылучылар саны да кискен арта башлады, - дип белдерде Надир Закиров.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз