1 нче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне - эшләми торган бәйрәм көннәр булачак

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп,  хәбәр итә.  

РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне  эшләми торган бәйрәм көннәр булачак. Эшчеләргә ял көннәрен hәм эшсез бәйрәм көннәрен дөрес, уңайлы туры китерү максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “2015 елда ял көннәрен күчерү” исемле 2014 елның 27 нче августыннан 860 нчы Карары нигезендә,  2015 нче елда 4 нче гыйнвардагы ял көне 4 нче май -  дүшәмбегә күчерелә.

2015 нче елда 9 нчы май - бәйрәм көне шимбәгә туры килә. Бу очракта РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә ял һәм эшсез бәйрәм көннәре туры килгән очракта  ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Шунлыктан,9 нчы май - шимбә ялы 11 нче май - дүшәмбегә күчә.

Шулай итеп, 2015 нче елда биш көнлек эш атнасында 1,2,3,4 нче май, шулай ук 9,10,11 нче май көннәре ял көннәре булачак. 




Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International