Республикада авыл хуҗалыгы җирләренең 540,43 мең га мәйданында ашлама кертелгән
2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Агымдагы елның 28 апреленә Татарстан Республикасы буенча 14,1 мең га мәйданда сабан культураларын чәчү башкарылган. Шулардан бөртекле сабан культуралары – 12 мең га, шул исәптән арпа – 10,1 мең га. Арпа иң күп чәчелгән районнар түбәндәгеләр:Нурлат районы – 3387 мең га, Сарман районы – 2900 мең га, Азнакай районы – 1730 мең га.
Бүгенгә 310,7 мең га мәйданда - уҗым культуралары һәм 229,6 мең га мәйданда күпьеллык үлән ашламаланган. Барлык башкарылган эшнең мәйданы 540,3 мең га тәшкил итә, ягъни фаразның 50%ы.