Иртәгә – томан, 1 майда – 25 градус җылы булачак

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы берничә көнгә үз фаразлары белән уртаклашты. Иртәгә, 30 апрельдә, төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да азрак булачак.
 
Татарстанда иртәгә аязучан болытлы һава хакимлек итә. Төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез исә явым-төшем күзәтелми.
 
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 6-11, көндез 20-25 градус җылы булачак.

Иртәгә Казанда да алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә яңгыр явачак. Төнге температура 8-10, көндез 21-23 градуска кадәр җылы булырга тиеш.

1 майга каршы төндә Татарстан буенча аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Төнге һава температурасы 8-13 градус җылы булачак.
 
Бәйрәм көннәрендә – 1 һәм 2 майда Татарстанда аеруча җылы булачак. Шулай да кыска вакытлы яңгырлар читләп үтми. Урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Һава температурасы 20-25 градус җылы булыр дип фаразланыла.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International