Толстой укуларыннан Чүпрәле укучылары Дипломнар белән кайтты

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
17 апрельдә Казан шәһәрендә Толстой укулары үтте. Укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге XIII республика конференциясендә безнең районнан да мәктәпләрдә Толстой укулары буенча үткән чараларда җиңү яулаган  укучылар катнашты. Конференция үз эшен секцияләргә бүленеп алып барды.  

Конференциядә үз эшләре белән уңышлы чыгыш ясаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Данил Шадриков (җитәкчесе Гөлҗиан Миннебаева)- I дәрәҗәле Диплом, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Диана Арсентьева (җитәкчесе Людмила Сироткина)- II дәрәҗәле Диплом, Иске Кәкерле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Иматдинова (җитәкчесе Фидания Айзәтова) III дәрәҗәле Диплом яуладылар. Конференциядә чыгыш ясаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Виктория Одинцова (җитәкчесе Гөлҗиан Миннебаева) сертификат белән бүләкләнде.


Римма МӘҮЛЕТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International