Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Батыр якташларыбызны барлаганда
2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Төньяк Кавказда хәрби антына ахыргача тугры калып, бандитлар пулясыннан батырларча һәлак булган якташыбыз Александр Шуркин истәлегенә оештырылган көрәш турнирында, күкрәгенә дистәләгән орден -медальләр таккан офицер белән таныштык.
Ярышларны ачу тантанасында читтән кайткан мәртәбәле кунаклар да күп иде. Бу үзенә күрә каһарман якташыбызны олылау билгесе булса, аның әнисенә һәм якын туганнарына карата олылау, хөрмәт күрсәтү, үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең бер мисалы да булып тора. Тантанада фикер алышучыларның күпчелеге спорт залына килгән яшүсмерләргә орденлы әлеге офицерны үрнәк итеп сөйләделәр, районыбыздан чыккан шушындый лачыннарга хас егетләрдән үрнәк алырга чакырдылар. Кем соң ул данлыклы офицер? Үзе турында бик үк ачылып сөйләмәсә дә, күкрәгендәге дәүләт бүләкләре аның кыю командир булуы, утлы сугыш сукмаклары аша үтеп үлем белән йөзгә- йөз очрашуы турында дәлиллиләр сыман. Әйе, һәр орден- медальнең артында аның батырлыгы ята. Дәүләт бүләкләре юкка бирелми ул.
...Кече Аксу авылында яшәүче Ольга һәм Анисим Елизаровлар гаиләсендә 1963 елның 22 мартында ....бала булып дөньяга аваз сала Леонид. 1980 елда Түбән Чәке урта мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм бер ел да үтми хәрби хезмәткә алына. Байкал арты хәрби округында изге бурычын үтәп кайткач та, Ульяновск шәһәрендәге юл- патруль хезмәтенә эшкә урнаша. Егетнең кыю һәм тәвәккәл, теләсә нинди шартларда да акыллы эш итә белүен исәпкә алып эчке эшләр органнары җитәкчеләре Леонидны Ташкенттагы югары командалык гомуми гаскәрләр училищесына укырга җибәрәләр. 1993 елда әлеге хәрби уку йортын югары билгеләргә генә тәмамлаган яшь лейтенант янә Ульяновск шәһәренә кайта һәм өлкә эчке эшләр идарәсе каршындагы “СОБР” отрядында оператив хезмәткәр вазифасын үти, җәмәгать тәртибен саклауда үрнәк күрсәтә. 1994 елда кыю командир Төньяк Кавказ регионында ике елга якын командировкада була. Тау араларындагы бандаларны коралсызландыру, тыныч тормышта яшәүче халыкның һәм социаль объектларның иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Көрәш турниры башланыр алдыннан да ул Чечен Республикасындагы катлаулы хәлләрне, Александр Шуркинның хәрби задание үтәгәндә ничек һәлак булуын ассыклады. Бәхете булган күрәсең, аның үзенә дә берничә мәртәбә үлем тозагыннан исән- имин котылырга Ходай насыйп иткән. Сугыш бит, ә ул кабәхат берәүне дә аямый. Күрсәткән каһарманлыклары өчен Л. Елизаров “Батырлык ордены”, “Ватан алдындагы тәкъдир ителерлек хезмәте өчен” I һәм II дәрәҗәдәге орденнар, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр, “ПМ” маркалы исемле корал, РФ Кораллы көчләре Баш Командующие В. Путинның Рәхмәт Хаты, Ульяновск өлкәсе хакимияте башлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Полковник Леонид Анисимовичның хатыны Елена Николаевна да эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт куя. Ике балалары мәктәптә белем ала. –Якташыбыз үзе укыган мәктәпкә бик еш кайта. Балалар белән очрашулар үткәрә, хәрби һәм Суворов училищеларына укырга керүдә егетләргә ярдәм күрсәтә. Әле берничә ел элек кенә, Кавказдагы кайнар нокталарда “СОБР” (тиз җавап бирүгә сәләтле махсус отряд) сотрудниклары кулланышында булган ату кораллары алып кайтып күргәзмә оештырды,- дип сөйли тарих укытучысы Николай Кузьмин. Киләчәктә әлеге кыю һәм каһарман якташыбыз турында район музеенда экспонатлар һәм мәгълүматлар туплау һәм аның үрнәгендә яшьләргә тәрбия бирү бик отышлы булыр иде.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз