Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Язгы мәрхәмәтле эшләр” кысаларында “Һәйкәлләргә юл” исеме астында акциясе үтте

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
 “Язгы мәрхәмәтле эшләр” атналыгы кысаларында “Һәйкәлләргә юл” исеме астында акция булып үтте. Мәктәп укучылары авылдашыбыз Зариф Закир улы Алимовка куелган бюст һәм әфганчыларның истәлек ташлары тирәсенә чәчәкләр утырту урыннарын әзерләп, кабат чистарту эшләре башкардылар.
   Мәктәптә “Мәрхәмәтле ярминкә” оештырылды. Ярминкәдә укучылар һәм әти – әниләр көче белән әзерләнгән әйберләр куелган иде. Укытучылар һәм әти – әниләр  аларны бик теләп сатып алдылар. Ярдәм йөзеннән җыелган 1000  сум акча сугыш ветераннары һәм авылдашларыбыз күмелгән зират тирәсен тәртиптә тоту өчен мәчеткә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International