«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык – 2015» XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең гала-концертында хәбәр итте.
Татарстан лидерының бу тәкъдимен гала-концертта катнашучылар да, кунаклар да алкышлап каршы алдылар. Чара барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук балалар иҗаты коллективлары җитәкчеләренә һәм яшь башкаручыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.