“Бөек Җиңүнең 70 портреты” күргәзмәсе ачыла

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
30 апрель көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Бөек Җиңүнең 70 портреты” күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Бөек Ватан сугышы батырлары фотосурәтләре урын алачак. Фотопроект кысаларында, аның авторы Фәрит Гобәев 3 ай эчендә ТРның 45 районында булган һәм күргәзмә геройларының гаилә архивларындагы фотосурәтләрне барлаган. Күргәзмәдә батырларның яшь чакларында төшкән сурәтләр аерым тема буларак тәкъдим ителә.

Проект буенча, фотосурәтләр 70 кенә булырга тиеш булса да, аларның саны тиешледән артып киткән һәм 150гә җиткән. Шунлыктан, “Манеж”дагы күргәзмәдән тыш, “Җиңү. Барыбызга бер” фотоальбомы да дөнья күрәчәк. Анда сугыш һәм тыл ветераннарының фотосурәтләре, тарихлары урын алачак. Фотосурәтләр аклы-каралы итеп эшләнгән.

Проект “Бердәм Россия” төбәк сәяси партиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылган, диелә “Манеж” күргәзмәләр залы матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International