Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәме узды
2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Казанда елдагыча Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр китерделәр һәм шәһәр үзәгендә Шигърият бәйрәме узды.
Шигърият бәйрәме бик күп кунакларны, танылган шагыйрь һәм язучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен, Габдулла Тукай иҗатын сөйгән кешеләрне җыйды. Шәһәрне әле кояш нурларына күмгән, әле көчле җилләр истереп, кар-яңгыр бөртекләрен бөтергән апрель һавасының кискен үзгәрешләренә карамастан, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан казанлылар Тукай янына ашыкты.
Бу атнада Татарстанга эшлекле сәфәр белән аяк баскан Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов җитәкчелегендәге зур делегация, Төрекмәнстан парламентыннан бер төркем вәкилләр, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Халыкара төрки телле яшь язучылар фестиваленә чакырылган иҗатчылар да Тукайның туган көненә багышланган тантаналарда катнашу мөмкинлегенә шат иде. Алар Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән берлектә иң элек Казанның Тукай бакчасындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннан соң Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленә юл алды. Биредәге традицион Шигърият бәйрәме дә һәйкәлгә чәчәкләр куюдан башланып китте.
Урам исә гөрләп торды: татар китаплары сәүдәсе янында Татарстанның төрле районнарыннан махсус шушы бәйрәмдә чыгыш ясарга дип килгән фольклор ансамбльләре һәм гармунчы агайлар халыкны җырлатты да, биетте. Әйтергә кирәк, бу көнне Казанда була алмаган кешеләр Шигърият бәйрәмен «Татарстан Яңа гасыр» телеканалыннан туры трансляциядән карады.
Бәйрәм сәхнәсеннән республика җитәкчелеге исеменнән татарстанлыларны һәм башкала кунакларын сәламләп, Туган тел көне белән котлау сүзләрен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.
- Инде дистә еллар без 26 апрель көнне бөек шагыйребез истәлеген хөрмәт итеп, Шигърият бәйрәменә җыелабыз. Безне кар да, яңгыр да куркытмый, чөнки Тукайга мәхәббәтебез чиксез, аның иҗаты, әсәрләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Тукай туган көнен Туган тел көне итеп үткәрү заманча тормышта аеруча әһәмиятле. Татарстанда без татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрдек, балалар бакчалары, мәктәпләрдә татар теле укытыла. Шулай ук башка милләтләргә дә үз ана телләрен өйрәнергә мөмкинлекләр тудырыла. Әйтик, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында эшләүче Якшәмбе мәктәбендә бүген унсигез телне үзләштерергә була. Ана теле ул - безнең әби-бабаларыбыздан мирас булып калган хәзинә, һәм без аны сакларга тиеш. Татар телен белсәк кенә татар дигән милләт сакланып калачак. Шуңа күрә Тукай телен камил белик һәм бердәм булыйк! - дип теләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Казанның балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәмдә Казахстан, Кабардин-Балкар, Чуашстан, Саха (Якутия) Республикалары, Дагыстан халыклары исеменнән дә Тукай туган көне уңаеннан җылы сүзләр әйтелде.
- Татарстан – соңгы елларда халыкның тыныч-имин тормышын тәэмин иткән, икътисадын ныгыткан алдынгы төбәкләрдән берсе. Мин Татарстан тәҗрибәсен өйрәнер өчен инде икенче тапкыр Казанга киләм. Бу тырышлыкларның кадерен белегез дип әйтәсем килә. Тукай иҗаты белән дә мин яхшы таныш, ак сакаллы карт сыман акыллы фикерләрен укыганда, аларны 27 яшьлек егет язганына гаҗәпләнәсең, сокланасың. Мондый кешеләр халыкка пәйгамбәр итеп җибәрелгән, чөнки аларның йөрәге милләтнең бүгенгесен, киләчәген кайгыртып типкән. Татарларга беркайчан да үз ана телен һәм Тукайны онытмауларын телим! - диде Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов.
Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Галим Җайлыбай, Кабардин-Балкар Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрь Абдуллаһ Бегиев тамашачылар игътибарына Тукайга багышлап язган шигырьләрен тәкъдим итсә, Чуашстанның халык шагыйре Юрий Семендер Тукайның «Чын вә Ялган» шигырен чуашчага тәрҗемәдә укып күрсәтте.
Мәгълүм булганча, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2015 елгы лауреатларын игълан итү һәм бүләкләү тантанасы бер көн алданрак, 25 апрельдә, Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелгән иде. Быел Г.Тукай премиясенә шагыйрә Клара Булатова, рәссам Ирина Колмогорцева һәм опера һәм балет театрында «Алтын Урда» балетын сәхнәләштергән иҗат төркеме лаек булды. Лауреатларны Шигърият бәйрәмендә дә алкышладылар. Ә элегрәк елларда Габдулла Тукай премиясен алган Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис (һ.б.) тамашачыларга үз шигырьләрен бүләк итте.
Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз