Бизнес вәкилләре хакимият белән хезмәттәшлеккә омтыла

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Татарстанны камилләштерү, аны көндәшлеккә сәләтле итү өчен республикада дәүләт органнары һәм бизнес-ассоциацияләрнең үзара хәбәрләшеп эшләве кирәк. Бары тик шул чагында гына кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продуктындагы күләмен арттырып булачак.

Күптән түгел Татарстанда “Бизнес-ассоциацияләр һәм дәүләт органнары: нәтиҗәле эш өчен” дип аталган республикакүләм конференция уздырылган иде. Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре Ассоциациясе тарафыннан оештырылган әлеге чара бизнес һәм хакимият арасында нәтиҗәле элемтә урнаштыруга багышланды.

Нәтиҗә нигә юк?

Бизнес вәкилләренең теләк-тәкъдимнәре беренче урынга чыкты. Алар чарада катнашучыларга хакимият органнары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыру, үзара хезмәттәшлекне җәелдерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Эшмәкәрлек ассоциацияләренә дәүләт проектлары белән идарә итү мөмкинлеге бирүгә исә аеурча зур игътибар бирелде.

- Әлбәттә, хакимият һәм бизнес вәкилләренең үзара хәбәрләшеп эшләве белән бәйле мисаллар бар, тик аларның нәтиҗәләре киң җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә кала. Татарстанның 11 министрлык һәм идарәчелек сайтларындагы план һәм хисап басмаларын анализлау исә үтә күренмәлелекнең бик кечкенә булуын күрсәтте, - дип белдерде чарага җыелган бизнес вәкилләре.

Татарстанның Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменконың чыгышы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларын финанслауга багышланган иде. Бактың исә, Татарстанда 2013-2016 елларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен барлыгы 3,8 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән икән. Аларның 1,7 миллиард сумы Татарстан казнасыннан булса, калган чаралар – федераль бюджеттан.

- Шулай булуга да карамастан, кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продуктындагы күләме артмый. Бу, беренче чиратта, бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген тикшермәү белән бәйле, - дип ассызыклады Вадим Хоменко.

“Татарстан – 2030” стратегиясе ярдәм итәчәк

Чарада катнашучылар фикеренчә, бизнес вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларын тормышка ашыру эшчәнлегендә, бюджет чараларын тикшерүдә, кабул ителә торган карарларны үтә күренмәле итүдә актив катнашырга тиеш. Шулай булмаганда, кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продуктындагы күләмен арттырып булмаячак.

Хәер, әлеге вәзгыятьтә бизнес вәкилләренең дә гаебе зур. Аларның күбесе дәүләт органнары белән хезмәттәшлеккә тулысынча әзер түгел, күпләргә инициатива күрсәтү, дәүләт органнары белән бергә максатчан программалар әзерләү тәҗрибәсе булу кебек сыйфатлар җитми.

Шулай да, тиздән бу өлкәдә шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә башларга мөмкин. Ник дигәндә, Татарстан Икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрләргә ярдәм итү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин Ассоциациягә уртак эшчәнлек алып бару өчен аеруча уңайлы булган юридик форма табарга тәкъдим итте. Өстәвенә, “Татарстан – 2030” стратегиясендә бизнес-ассоциацияләрнең ролен арттыруга зур игътибар бирелгән. Нәкъ менә алар “эшмәкәрлек экосистемасын булдыру”, “кеше капиталы”ннан нәтиҗәле куллану һәм “инвестицион сәясәт”не формалаштырачак та инде.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International